Путин: 6 яшьлек балалары булган барлык гаиләләр бер тапкыр бирелә торган түләү алачак
Президент мәктәпкә әзерлек өчен бер тапкыр бирелә торган түләүләр тәртибен аңлатты.
Россия Президенты Владимир Путин 6 яше тулган балалары булган барлык гаиләләр бер тапкыр бирелә торган түләүләр алачагын әйтте.
Быелгы август аенда 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге укучы балалары булган гаиләләргә 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләр биреләчәк. Президент фикеренчә, бу түләүләр быел мәктәпкә бармаучы 6 яшьлек балаларга да бирелергә тиеш.
«Мәктәпкә бармый торган балалар буенча сорау чишелеп бетмәгән. Закон нигезендә, мәктәпкә 7 һәм 6 яшьтән алалар. Кайбер гаиләдә бала мәктәпкә 7 яшьтән, ә кемдер 6 яшьтән барачак. Хөкүмәттә сорау туды. Мине хөкүмәт ишетер дип уйлыйм. Түләүләрне 6 яшьлек балалары булган барлык гаиләләргә дә бирергә кирәк. Бу балалар быел мәктәпкә бармаса да», — диде Владимир Путин.
Балаларны мәктәпкә әзерләү өчен бер тапкыр бирелә торган түләүләрне мәктәпкә бармаучы 6 яшьлекләргә дә бирергә кирәк, дип белдерде Президент.
Президент бу түләүнең бер генә тапкыр бирелүен ассызыклады. «Бала быел мәктәпкә бармаса да, кайбер әйберләрне алдан алып куеп, аны мәктәпкә әзерләп куярга кирәк», — диде Путин.
Россиядә йөклелекнең иртә срогында медицина учреждениеләрендә учетка баскан хатын-кызларга һәм балаларын ялгыз тәрбияләүче ата-аналарга ярдәм итүнең яңа чаралары кертелә. Быел бу максатларга 46 млрд сум акча бүленеп бирелгән. «Барлык акчалар да резервланган. Киләсе елда бераз күбрәк булачак (түләүләр суммасы-ТИ)», — диде Путин.
Бүген Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путин белән унсигезенче тапкыр туры элемтә уза.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев