Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Пример... ул болайрак була

Соңгы арада сәер кешеләр еш очрый башлады бит әле. Әллә миңа гына шулай тоела микән? Менә Рөстәмне генә алыйк, аның сөйләгәнен авыз ачып сәгатьләр буе тыңлап була. Кайвакыт, шыттыра бу егет, дип тә уйлап куям. Әмма ышандырып сөйли.

Беренче мәртәбә Арчаның Чулпан авылында очраштык без. Миңа дачадагы роза чәчәкләрен кышка каплап калдырыр өчен пычкы чүбе кирәк иде. “Арча хәбәрләре” гәҗитендә эшләүче каләмдәшем Ильяс Фәттаховка шалтыраттым. “Табабыз аны, Чулпан авылында күптән түгел генә пилорама эшли башлады, хуҗа­сы –  мин белгән кеше. Айрат исем­ле. Шалтыратып куям, кайчан кай­тасың?..”


– Хет хәзер.


– Биш минуттан үзем шалтыратырмын, белешим әле, Айрат шунда микән.
Шалтыратты бу. Айрат үзе Казанда икән. “Килегез, Рөстәмне сорагыз, барысын да хәл итәр”, – дигән.


Арчага кайттым, Ильяс белән Чулпанга бардык. Рөстәмне бераз белә икән Ильяс. “Югары Пошалымныкы ул, күркәләр асрый”, – ди. Эчтән генә, менә бит тема, дип уйлап куйдым, авыл кешесенең хезмәт активлыгын күтәрү буенча программа да бар... 

Халык артисты Рөстәм Закиров белән...

Уйлавын уйладым да, сөйләшә торгач, Рөстәмне кем дип язарга аптырап калдым. Әле җитмәсә: “Халык артисты Рөстәм Закиров белән филармониягә эшкә барган идек. Ул калды, мин кайтып киттем”, – дип куйды.


Теле телгә йокмый егетнең. “Рөстәм, – мин әйтәм, – әйдә, берәр көнне сезнең авылга килермен, иркенләп сөйләшеп утырырбыз”.


– Түлке алдан хәбәр ит, өйдә булмавым бар. Икенче барганда шулай иттек тә. Ильяс белән Пошалымга киттек, авыл башына җит­кәч: “Рөстәмгә шалтырат, өйдә ми­кән?” – дим. Ильяс телефоннан бер-ике сүз сөйләшеп алды да: “Арчада икән ул, әй, хәзер куып җитәм диде”, – ди. Тәмәке кабызып, бер-ике суырып кына калдым, яныбызга ниндидер төстәге “9”лы “Жигули” килеп туктады. Тәрәзәдән Рөстәмнең башы күренде.


– Машинаң пычрак икән, төсен дә аерып булмый.


– Йөри бит әле. Кирәк икән, иртәгә үк машина ала алам мин... Әйдәгез, минем арттан!


Капка төпләренә килеп туктадык. Хатыны да машинада булган икән. Тәм-томнар күтәреп өйгә кереп китте.


Рөстәмгә сорау бирәсе дә юк. Үзе сөйли.


– Килерегезгә ышанып бет­мәгән идем. Әйдә, өйгә керик.


– Кайсына?


Ишегалдында тәрәзәләренә ап-ак пәрдәләр тартылган, җыйнак кына тагын бер өй бар иде. Күз карашымны сизде Рөстәм: 


– Ул өйдә әби яши иде, вафат булды инде. Чиста итеп карап тотабыз. Беркөнне надзорныйлар килгән иде. “Әйдәгез, бу өйдәге электр счетчикларын да карап чыгыйк әле”, – диләр.  “Хуҗасы өйдә юк. Үзе булмагач, ачкыч бирә алмыйм”, – дим.  “Кайчан кайта соң ул?” – диләр. “Белмим, – мәйтәм, – әйтеп китмәде”. Башларын кашып тордылар да: “Тагын килербез әле”, – дип китеп бардылар. “Килегез, кил”, – дип озатып калдым.


– Килделәрме соң?


– Күренмәделәр әле. Әйдә, өйгә керик, чәй артында сөйләшербез.
Өе иркен, чиста, пөхтә. Ул арада хатыны өстәлгә аш та чыгарды. Бер бүлмәдә баян, хромка күзгә чалынды.


– Үзең уйныйсыңмы?


– Кәнишне. Пример, менә болайрак була инде ул... Шулай диде дә  хромкасын алып уйнап-җырлап та җибәрде Рөстәм. Тавышы кү­ңелгә ятышлы, уйнавы да, җыр­лавы да шактый профессиональ дәрәҗәдә.


– Син авылдашың Рөстәм Закиров белән Казанга, филармониягә бардым дигән идең...


– Ул, пример, болайрак булды. Җыр-музыканы яратам мин. Алабугада укып та кайттым. Артист буласы килә, дигәч, әти: “Улым, сәхнә өчен матуррак кешеләр кирәк бит, синең йөзең-рәвешең килеп җитми”, – диде. Шуңа күрә артистлыкны онытырга туры килде. Ну аның каравы завклуб булып эшләдем.
Хатыны Әлфия минем күрше авылныкы булып чыкты. Танып, исемем белән дәшеп сөйләшә башлады. Бу өйдә күңел ниндидер бер рәхәтлек кичерә иде. Әйтерсең без – күптәнге танышлар, еллар буе үзара йөрешкән кешеләр диярсең. Сөйләшүләр гади, эчкерсез. Әл­фия: “Рөстәм, азрак туктап тор, кунаклар ашасын инде”, – ди. “Кә­ниш­не, кәнишне...” – дип Рөстәм безне кыстый башлый. Әмма бер­ничә секундтан “туктап тору” онытыла.

Эшләмәгән эше юк иде

– Әти бик зәһәр, бик политикан кеше иде инде, Риман абый. Эшләмәгән эше, белмәгән нәрсәсе юк иде. Бөтен авыл халкы аңа киңәш сорап килә иде.
Әлфия: “Төнлә дә киләләр иде”, – дип өстәп куйды.


– Әйе, төнлә дә, таң тишегеннән дә. Авылда мәчет салдырды.


Әл­фия: “Үзе генә түгел инде”, – дип куя.


– Дөрес, карчык, ну от и до ул йөрде инде. Халык мәчеткә аның исемен куймакчы иде, “Габделнур мәчете” дип кеше теленә керә дә башлаган иде. Теге, урыны оҗ­махта булсын, Фәнәвил Шәймәр­данов дигән депутат каршы килде. Юкса әти белән дуслар иде. Нәр­сәсе ошамагандыр.


– Ярый, үлгән кешене сөйләмә инде, – ди Әлфия.


– Мин аны яманламыйм, карчык, булганын гына әйтәм. Турысын сөйләгән өчен мине бик яратып та бетермиләр инде. Хәер, хатын-кызны гына яраталар ул. Алар яраттыру өчен яралган. Әти турында сөйли башлаган идем бит әле. Аның янында комбайнда да эшләдем мин. Яхшы эшләде әти, районда беренче булып “Урал” мотоциклы белән бүләкләнгән иде. Комбайнны майларга миңа куша иде. Беренче вакыт масленка­ларның кайда икәнен белмим бит, малай. Май җибәрә торган тишеге кайда, дип сорагач, әти май ти­шекләренә, пример, болай итеп борынымны төртә-төртә күрсәтә иде.
Рөстәм өстәл артыннан торып төрле хәрәкәтләр ясый-ясый, күрсәтә-күрсәтә сөйли. Әлфия: “Ярый утыр инде, ашың суына бит, – ди дә, – әткәй дә (ягъни Рөстәмнең әтисе) шундый тиктормас иде”, – дип өстәп куя.


– Авылыгыз зур түгел, мәктәптә ничә бала укый?


– Әле бер елны мәктәпне бе­тер­мәкчеләр иде. Халыкны җый­дылар, район җитәкчеләре килде. Сезгә балаларыгызны күрше авылга йөртеп укытырга туры килер, диләр. Янәсе, бездә балалар саны аз, нормага туры килми, шуңа күрә оптимальләштерми булмый, имеш. Түзмәдем, менә шулай торып бастым да (Рөстәм яңадан өстәл артыннан сикереп тора): “Сезгә бер вопрос. Сез Президент Миңнеханов сүзенә каршы барасыз мәллә? Ул бит, авылда бер бала булса да, мәктәп яшәргә тиеш, диде”, – дим. Ә тегеләрнең үз сүзләре сүз, бала аз да бала аз... Ачуым чыкты. Әйтмим дигән идем, үзегез әйттерәсез, мәйтәм. Алайса, пример... болай итик. Хәзер балалар йортлары, приютлар күп. Шулардан тәрбиягә балалар алабыз да норманы тутырабыз. Халыкка: “Сез каршы түгелме?” – дим. “Юк, юк”, – диләр. Менә, алайса, мәйтәм, монда җыелганнар икешәр бала алабыз да, мәсьәлә хәл ителә...


Үзем тыңлыйм, үземнең көләсе килә, бераз арттырмый микән бу егет, дип тә уйлыйм. Минем елмайганымны күргәч, Ильяс шыпырт кына: “Әйе, мәктәпне яптырмады бу авыл”, – дип куя.


Рөстәм тынычланып янә өстәл артына кереп утыра. Мин тынычлап ашасын дип дәшмим. Тик файдасы юк. Рөстәм нидер исенә тө­шереп сөйләнә башлый. “Кеше кадере бетте хәзер. Үлгәч: “Бу фәлән фәләнеч иде”, – димәсләр. “Әйбәт кеше идеме?” – диярләр. Әтидән коммунистик тәрбия алгач, мин бервакытта да кешене рәнҗет­мәдем, кеше әйберенә кул сузмадым. Ә хәзер?” Рөстәм туктап калды. Мин сүзне икенчегә борам.


– Синең төп һөнәрең нинди соң?


– Күп минем һөнәр, барын да эшлим. Завклуб булуымны әйттем инде. Буада зоотехниклыкка укыган идем, берничә ел ил буйлап йөреп нәселле терлекләр ташыдым. Кызык хәлләр була инде юлда. Бервакыт Самара якларында гаишниклар каныга башлады. Тизлекне арттырдың, диләр. “Ашыгам бит, егетләр, якты күздә кайтып җитәсе бар”, – дип карыйм, юк, штраф чәпиләр. Шуннан хәйләли башладым.


Самара ягында булганың бармы, Риман абый? Анда юл буйлап бал сатучылар тора. Тегеләрдән бал алам да, “Самара” дип язылган кәгазьне куптарып атып, “Татар балы” дигәнен ябыштырам. ГАИ туктата: “Егетләр, кесәдә бер тиен дә юк, менә сиңа татарский бал, яратсаң ал!” – дим.


– Алалармы?


– Алмыйни... Татар балы әйбәт, рәхмәт, тагын кил, безне онытып бетермә, дип калалар.

“Малаең өчен генә җибәрәбез”

– Берсендә үзем белән кечкенә малайны алган идем. “ГАИ туктатса, барып ике куллап күреш”, – дип әйтеп куйдым. Туктауга машинадан төшә дә малай, йөгереп барып, гаишниклар белән ике куллап күрешә.


– Тегеләр нишли инде?


– Слушай, мужик, малаең өчен генә җибәрәбез, диләр.


Болары никадәр дөрестер, әйтә алмыйм. Рөстәм үзеннән өс­тәсә дә, андый гыйбрәтләргә тарымый калмагандыр, кешегә кызыг­рак булсын өчен бизәкләр өстәп сөйлидер, бәлки, дип уйлыйм. Үз сүзләренә үзе җавап бирә алмаган кеше кырыкка ярылып эшләп йөрми бит ул. Рөстәмнең йорт-җире дә әйбәт, берничә баш терлек, күркәләр асрый. Әле җитмәсә, бөтенләй кире якта, Казан юлы өстендәге Чулпан авылына эшкә йөри. Әйткәнемчә, анда пилорама эшләтеп җибәргәннәр, колхоз каралтыларын яңартып терлекләр асрый башлаганнар, амбар сымак нәрсә корып, аны ашлык белән тутырганнар. Эш турында сораша башласаң: “Айрат ярдәм итәргә чакыргач бардым инде”, – ди Рөстәм. Танышы Айрат Закиров әнә шулай беткән авылны торгызып кына маташа, һәм Рөстәм әзер-мәзергә кил­мәгән, ул – монда төп таяныч, иң ышанычлы кеше.


Хатыны Әлфиядән: “Ирең акча күп эшлиме?” – дип сораган идем, ул: “Әгәр Рөстәм чатыр чапмаса, йортны мондый хәлгә китереп, кызларны кияүгә биреп, туй үткә­реп булыр иде микән?” – дип сорау­га сорау белән җавап бирде. “Акча” дигән сүзгә Рөстәм үзе дә егылып төшми, ул бу сүзне, гомумән, ишетми кебек. Ә менә эш, яшәеш турында сүз катсаң, бер урында басып тора алмый. Образларга кереп сөйли. Әгәр язучы булсам, мин Рөс­тәмне берәр әдәби әсәремдә баш героемның прототибы итәр идем, бәлки. Без аның белән сәгатьтән артык сөйләшеп утырдык, әле ишеткәннәремнең яртысын да язмадым бугай. Хатыны белән капка төбенә озата чыкты Рөстәм. Шунда гына фамилиясен сорамаганым искә төште. Чат-чот итеп, иҗекләп Зы-ят-динов булабыз дип куйды.


– Ник өстеңә берәр нәрсә элмәдең? Салкын бит.


– Туңмыйм мин, әй. Сүзгә Әл­фия кушыла: “Кыш көне дә шул футболкадан урамга чыга ул, озаграк торасы булса, футболка өстеннән генә берәр куртка-мазар кия”.


Рөстәм көлә-көлә бер мәзәк хәлне сөйләп ала. Түбән Новгородка барганда әлеге дә баягы гаишник туктаткан моны. Кышкы салкын көн булуга карамастан, футболкадан гына машинадан сикереп төшкән бу. ГАИ хезмәткәре аптырап-куркып калган. “Башта “ненормальный” дип уйлады, ахрысы. Сөйләшә башлагач нормальный икәнемне аңлады да, салкын тия бит, тиз, утыр машинаңа дип, хәерле юл теләп озатып калды”, – ди Рөстәм.


Мин аның авызыннан бер генә зарлану сүзе дә ишетмәдем. Кемнедер сүксә дә, нәрсәнедер өнәп бетермәсә дә, ул авыр хәлдән чыгу, ялгышны төзәтү юлын үзенчә күрсәтеп, кулларын бутый-бутый: “Пример, бу шулай була”, – дип сөйләп китә. Ул нинди генә заманалар килсә дә югалып калмас кебек, күңелсезрәк уйларны уен-көлке белән таратып җибәрә белә.


Саубуллашканда: “Тагын килегез, сарык суярбыз, шашлык пешерербез”, – дип калды. Их, шашлык ашарлык тешләр юк шул инде хәзер, Рөстәм дус. Болай гына килермен, синең белән бер сөйләшеп утыру – үзе бер гомер.
Авылны чыгуга кычкырта-кыч­кырта безне бер машина узып китте. Ильяска: “Нинди юләре инде бу, кычкыртмаса, юл тармыни?” – дидем. Ильяс көлә: “Рөстәм ич бу, безнең белән саубуллаша”, – ди.


Шаккатырсың, валлаһи, безне әле яңа гына капка төбендә озатып калган иде бит. Инде Чулпан авылына эшкә ашыгуы. Вәт, таш астыннан чыккан егет.

 

Риман Гыйлемханов

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 168, 16.11.2018/)

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев