Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Президентның хәрби хәл режимы турында карарыннан соң, Татарстанда оператив штаб төзелде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда оператив штаб төзү турындагы карарны имзалады. Әлеге чара Владимир Путинның илнең дүрт яңа төбәгендә хәрби хәл режимы кертү турында карарыннан соң кабул ителде.

Россия Президенты карарын гамәлгә ашыру максатларында ил субъектларында күрелә торган чаралар кысаларында Татарстанда оператив штаб төзелде.

Аның бурычлары:

  • халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау  чараларын үткәрү;
  • РФ Кораллы Көчләре, башка гаскәрләр, хәрби формированиеләр, органнар һәм халык ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен чаралар күрү;
  • җәмәгать тәртибен саклауны көчәйтү һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итү;
  • хәрби, дәүләти һәм махсус мөһим объектларны саклауны көчәйтү;
  • халыкның тормыш-көнкүрешен тәэмин итә торган объектларны, транспорт, коммуникацияләр һәм элемтә, энергетика объектлары, шулай ук кешеләрнең гомеренә һәм сәламәтлегенә һәм әйләнә-тирә табигать мохитенә куркыныч тудыра торган объектларны саклауны көчәйтү;
  • транспорт, коммуникацияләр һәм элемтә, энергетика объектлары эшләвен тәэмин итә торган объектларның, шулай ук кешеләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә һәм әйләнә-тирә табигать мохитенә куркыныч тудыра торган объектларның махсус эш режимын кертү.

Оператив штаб карарлары Татарстан башкарма хакимияте органнары, муниципалитетлар җирле үзидарә органнары, Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып бара торган федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнары тарафыннан үтәлергә тиеш.

Карар имзаланганнан вакытыннан, ягъни 2022 елның 20 октябреннән, үз көченә керде.

Оператив штаб белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелек итәчәк, аның составына Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Президенты Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары башлыклары керде.

«Татар-информ» Россия Президенты 19 октябрьдә Владимир Путин ДНР, ЛНР, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә хәрби хәл режимы кертү турында карар чыгаруын хәбәр иткән иде. Россиянең Үзәк федераль округы һәм Көньяк федераль округыннан кала башка төбәкләрдә, шул исәптән Татарстанда да, база әзерлеге режимы кертелә.

 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев