Президент балалар бакчасы өчен түләү булмаячак, дип белдерде
Күп ата-аналарны борчыган әлеге сорауга бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Инстаграм аккаунтында җавап бирде.
Күп ата-аналарны борчыган әлеге сорауга бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Инстаграм аккаунтында җавап бирде.
“Миңа ата-аналардан бик күп мөрәҗәгатьләр килә. Бүген Хөкүмәткә эшләми торган көннәр вакытында балалар бакчаларына абонент түләүләрен гамәлдән чыгарырга кушылды. Бу чор өчен түләргә өлгерүчеләрнең барысына да яңадан исәп-хисап ясалачак. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!” диелә хәбәрдә.
Тансылу САНИЕВА
http://aznakaevo-rt.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев