Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Полиция хәбәр итә

Күп тапкыр кисәтүләргә карамастан, безнең районда яшәүчеләрнең мошенниклар челтәренә эләгү очраклары һаман да кабатлана.

Мәсәлән, билгесез кеше, ялганлап һәм ышанычка кереп, Байлар Сабасында яшәүче Т. ларның ПАО «Ак барс» банк һәм ПАО «МТС Банк» счетларыннан 167 690 сумлык акчаларын үзләштерә. Моның буенча җинаять эшләре кузгатылган.

Хөрмәтле гражданнар!

Сезгә зур мөрәҗагатебез бар!

Мошенниклар ятьмәсенә килеп эләкмәс өчен, кәрәзле телефоннарыгызда таныш булмаган номерларны алмагыз. Әгәр сезгә нинди дә булса банктан шалтыратып сезнең исемгә кредит рәсмилләштерелә, сезнең счеттан акча салдырыла дисәләр, я булмаса башка сораулар бирсәләр, җавап кайтармагыз, телефоныгызны өзеп куегыз.
Зирәк һәм мәгълүматлы булыгыз. Мошенниклар хәзер күп төрле сораулар биреп башыгызны әйләндерергә, сезне бутарга мөмкинләр. 

Үзегез турында күп информация бирмәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев