Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Полиция хәбәр итә

Сак булыгыз, мошенниклар!

Агымдагы елның сентябрь аенда безнең районда яшәүче 2 кешегә, дистанцион рәвештә кылынган җинаять эшләре теркәлде.

Лесхоз бистәсендә яшәүче гражданка А. ның телефонына билгесез номердан шалтыраталар. Сөйләшү барышында билгесез зат аңа акча эшләү ысулын тәкъдим итә, ә чатын-кыз үз чиратында ризалаша. 10 минуттан соң аңа билгесез ир-ат шалтырата, телефонына «Skype» һәм «Busness» кушымталарын урнаштырырга куша һәм шулай ук счетны тулыландырырга кирәклеген аңлата. Гражданка А. моны эшләү өчен акчасы юклыгын әйтә, шуннан соң аңа кредит алырга тәкъдим итәләр. Моның өчен гражданка А. өч банктан барысы 940 000 сумлык кредит рәсмиләштерә һәм мошенниклар хисабына күчерә.

Икенче җинаять очрагы, Шәмәрдәндә яшәүче гражданка Я. га карата кылына. Аңа шулай ук билгесез номердан шалтыраткан бер зат, үзен тикшерүче дип таныштыра һәм «Сезнең оныгыгыз Мәскәүдә юл халәкәтенә эләкте, тиз арада 1 млн. сум акча кирәк һәм аны дәвалау өчен тагын 50 000 күчерегез» — дип хәбәр итә. Гражданка Я. 50 мең сум акчасын яшәү урыны буенча килгән курьер аша биреп җибәрә.

Зинһар өчен игътибарлы булыгыз! Беркемгә дә яшерен кодларны, шәхси документ һәм банк карталары номерларын хәбәр итмәгез. Билгесез кешеләр үзләрен полиция яки башка хокук саклау органнарында эшләүче буларак таныштырсалар да, аларның күрсәтмәләре буенча кредитлар рәсмиләштермәгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев