Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Пионерия көне: Илфак Шиһапов кемне җәлләгән, Зиннурны ни өчен пионерга алмаганнар, Зәйнәп нәрсәдән курыккан?

19 май - Пионериянең туган көне иде. Алай гына түгел, быел В. И. Ленин исемендәге Бөтенсоюз Пионерия оешмасы төзелүгә 95 ел. Юбилей! Дөрес, пионерның кем икәнен белмәгән буын инде үсеп җитеп, әти-әниләр булды. Әмма пионерның ләззәтен татыган, аның белән горурланучылар өчен 19 май һаман Пионерия көне булып кала бирә.


Шул уңайдан кичәге пионерларның һәм пионер булмый калучыларның хатирәләрен яңарттык.


Илфак Шиһапов: "Сыйныфташ кыз, үзен пионерга алмагач, үксеп-үксеп елады"



-Пионерга ничек кабул иткәннәрен әле дә хәтерлим. Сез сорау бирүгә үк шул вакытлар кино кадры кебек күз алдымнан үтеп китте. 1978 ел. Пионерия көнендә безне пионерлыкка алырга тиешләр. Әниләр Шөгер универмагыннан галстуклар да алып кайтты. Әмма пионер булу өчен тәртибең дә, укуың да яхшы булырга тиеш. Берәр тәртипсезлек кылсам, пионерга алмаслар да, оятын кая куярмын дип, ул көннәрдә шыпырт кына йөрдем.


Сыйныфтагы бер кыз, акчалары булмаганмы инде, иске формада, кырые бөкләнелгән кызыл галстук алып килгән иде. Безнеке алсу төстә. Ул кызны шуның өчен пионерга алмадылар. И мескенем, үкси-үкси елады инде. Менә шул елау гомергә истә калды. Пионерлыкка кабул ителмәү - бик зур хурлык санала иде.


Ул көн - 78нең 19 мае әле дә истә. Өченче сыйныф. Шушындый кояшлы, җылы көн иде. Ап-ак күлмәк, кара чалбар киеп килдем мәктәпкә. Ант текстын инде мин әллә кайчан ятлап куйган. "Мин пионерлар рәтенә кергәч, яхшы укырга, тәртипле булырга, өлкәннәргә булышырга, Ленин бабай васыятьләрен үтәргә сүз бирәм".


"Мин бит пионер булдым" дигән ул хис-кичерешне әйтеп аңлата торган түгел. Менә шундый халәт, кемгәдер изгелек кылырга, яхшы булырга, ярдәм итәргә дигән этәргеч иде ул.


Мин аны хәзер дә кирәк дип саныйм. Пионермы ул, исемен үзгәртәләрме, анысы мөһим түгел. Пионер булса да ярый, чөнки ул беренче дигәнне аңлата. Ниндидер төркемдә булу, кемгәдер иярүне хәзер аңлап та бетермиләр инде, ул ягы да бар. Ә шулай да ул бит начарлыкка өйрәтми. Сабый психикасы бик сыгылмалы була, ул вакытта аны яхшыга үгетлиләр икән, кеше күрмәгәндә дә бер изгелек эшләү аннан соң да кала ул. Миндә ул сыйфат әллә ничә еллар буена барды. Мин бит пионер! Шуңа күрә балаларны берләштерүче тәрбия чарасы буларак, мин анда бернинди кирелек күрмим. Пионер системасындагы тәҗрибәне кулланып, шундый бер оешма кирәк. Пионер оешмалары күпмедер сабыйны начар юлдан тартып калса да, бик зур эш булыр иде ул.


Зөлфәт Зиннуров: "Пионер булырга бик әзерләнеп йөрсәм дә, алмадылар"



-Мин пионер була алмадым. Галстукларым да бар иде хәтта. Октябрят булганны хәтерлим. Зур дулкынлану белән, бәйрәм көткәндәй әзерләнеп, шигырь-җырлар өйрәнгәннәр истә. Табигатькә алып чыгып, бер сафка тезеп, антлар әйттереп, түштамгалар бирделәр. "Тырыш, үрнәк, тәртипле октябрят булсаң гына пионерга алалар" дип кисәтеп куйдылар. "Пионер булмасаң - бетәсең" дигән идеология иде бит. Шуның белән хисләнеп, пионер да буласы килгән иде бик. Галстуклар да бар, үтүкләп куелган. Аны инде көзге каршында әллә ничә тапкыр бәйләп тә каралган. Тик безгә насыйп булмады. Пионерлар дигән төркем тарихтан төшеп калгач, безгә башта бик сәер булган иде инде. Аннары күнектек. Булмаган әйбер турында хыялланып булмый бит. Шуңа күрә, әле хәзер дә пионер булырга хыялланам дип әйтә алмыйм.


Чулпан Гарипова: "Пионер отрядыбыз рус кешесе исемен йөртте"



-Пионерга кергән көнне белмәскә! Безнең авылда башлангыч мәктәп кенә иде, өч еллык. Ә пионерга кабул итү өчен күрше авылга урта мәктәпкә бардык. Ул шундый зур тоелды безгә. Тантаналы бәйрәм булды. Шатлык та, горурлык та бар. Мин ул көнне дә хәтерлим әле. Өйгә очып кайттым, әни идәннәр юып йөри иде мин кайтканда.

Реклама


Пионер булу шул ук вакытта зур җаваплылык та өсти бит әле ул. Көн саен галстук үтүкләнгән, матур итеп бәйләнгән булырга тиеш. Аны бәйләмичә килсәң, укытучылар әрли иде. Классташ малайларның ул йә кесәләрендә, йә сумкаларында була. Укытучылар андыйларның галстукларын чатка бастырып бәйләтә иде. Безнең отряд Леня Голиков исемен йөртте. Шуңа микән, татар авылы булса да, җырлар, девизлар рус телендә.


Пионерга алмаслар дип курку вакытын белмим. Ә менә комсомолга керү өчен нык әзерләндек. Бөтен әйберләрне ятлап мәш килгәнем исемдә. Мин комсомол таныклыгы алып чыккач, бер классташым: "Дөньяда бәхетле кешеләр бар да соң!" дигән иде.


Балаларны нәрсә булса да берләштерергә тиеш. Үземнең кызым йөргән балалар бакчасында пионер оешмасы булмаса да, бәйрәм саен линейкалар, кичәләр әзерлиләр. Ул аларны ничектер җыеп, тотып тора, тонус бирә.


Зәйнәп Фәрхетдинова: "Хастахәдә ятканга пионерга алмаслар дип елап беттем"



- Әзерлек эшләре апрель аенда башлана бит инде. Шул елны без - урамдагы бөтен бала - сары авыруы белән хастаханәгә эләктек. "Дәресләр калганга пионериягә алмаслар дип куркып, елап беткәнем бүгенгедәй истә. Пионер галстугы такмыйча үземнең пионер булуыма ышанмадым әле. Курку бик үзәккә үткән иде шул.


Яхшы уку, үрнәк тәртибебез өстенә, ялгыз әби-бабайларга булышырга йөри идек. Атнага бер тапкыр утыннар ярып, өйләрен җыештырып кайта идек. Безнең сыйныфка беркетелгән әби бар иде. Ул безне тәмле итеп чәйлэр эчертеп, коймаклар белән сыйлап җибәрә иде.


Гомумән, күңелле яшәдек. Пионерия көнендә походка чыгу гадәте дә булды. Велосипедлар белән Чатыр тауларга кадәр барган истә. Бик күңелле вакытлар. Хәер, һәр чорның үз күңеллелеге. Менә без шул чорда яшәдек. Ышанып, өметләнеп. Без авыл балалары бит инде, ышанучан. Тәртип бозсаң, барлык дружина каршында "Син пионер бит!" дип оялталар, кызарталар. Пионерия оешмасы стимул бирүче, тәртипне саклый торган, ышаныч бирә торган учак ул. Һәрвакыт алдынгылыкка, җиңүгә өнди торган оешма.


Мин үзебезнең отрядның быргычысы идем. 1 май, 9 май бәйрәмнәре, башка чараларда быргы уйнаулар да хәтердә. Күрәсең, ритм, тональлекне тотып тора алганмын инде.


Балаларга тәрбияви чара дөрес, кызыклы итеп тәкъдим ителсә, аның нәтиҗәсе булмый калмый. Шуңа күрә мондый оешмалар бүген дә кирәк дип уйлыйм.


http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев