Пермь дәүләт университетында атыш вакытында биш кеше һәлак булган
Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр турында төгәл мәгълүматлар аныклана.
(Казан, 20 сентябрь, «татар-информ»). Пермь дәүләт университетында атыш вакытында биш кеше һәлак булган, алты кеше зыян күргән. Бу хакта Россия Тикшерү Комитетының рәсми вәкиле Светлана Петренко хәбәр итте, дип яза РИА Новости.
«Нәтиҗәдә 5 кеше һәлак булды, 6 кеше зыян күрде. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр турында төгәл мәгълүматлар ачыклана», — диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев