Пенсиям артырмы? (сорау-җавап)
Мин - алты бала анасы, 20 ел ашлама белән эшләдем. Сәламәтлек өчен бик зыянлы эш башкардык. Ләкин, ни хикмәт, пенсиям бары 7784 сум гына. Ни өчен шулай аз түләнә икән? Сөембикә Мәгъсүмҗанова, Әтнә районы, Каенсар авылы.
Әтнә районы почта бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Галиев аңлатуынча, районда бер пенсионер да 8232 сумнан азрак акча алмый. Юл өчен айлык түләүләр, субсидияләр белән пенсияне шул суммага җиткерергә тырышалар.
- Әтнә районында 4600 пенсионерның 2500е - хатын-кызлар. Күбесе күп балалы аналар. Пенсияләрен яңа схема буенча исәпләттерергә теләүчеләр күп. Сөембикә апа да алты бала анасы. Ул документларын сентябрь аенда ук тапшырган иде. Безнең почта бүлекчәсе Арча почта бүлегенә карый. Шуңа да документлар анда тикшерелә. Шунысын әйтә алам: Сөембикә апаның пенсиясе артачак. Яңача исәпләнгән пенсияне кайсы айдан ала башлавына карамастан, октябрьдән алып һәр ай өчен арттырып түләячәкләр. Бары сабыр итәргә генә кирәк. Һәр пенсионерның документлары чиратка салынган. Без кешенең пенсиясе аз гына артканга да сөенәбез. Безне дә аңласыннар иде. Пенсионерлар күп, ә без тере кешеләр, өлгереп җитеп булмый, - дип аңлатты Зөлфәт Ганиев.
Фото: источник
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев