Пенсия яше тирәсендәге шау-шу
Үткән атнада пенсия яшен күтәрү мәсьәләсе тирәсендә сәяси биюләр дәвам итте. Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова Коммунистлар партиясенең пенсия яшен саклап калу өчен референдум үткәрү инициативасын: “Сорау аңлаешлы куелмаган“ дигән сылтау белән җиңел генә кире какты.
Хәзер коммунистларның юристлары сорауның яңа вариантлары буенча Памфилова белән консультацияләр үткәрергә җыена, килешүгә ирешеп булмаса, Югары судка һәм Конституция судына мөрәҗәгать итәргә ниятлиләр. Мәскәү теләсә кайсы чит илдә референдум үткәрергә атлыгып торса да, үзендәге эчке проблемаларны халык ихтыярына буйсындырып чишүдән нык саклана. Билгеле, безнең административ ресурс югары җитәкчелек нинди процент таләп итсә, тавышларның шундый процентын тәэмин итәргә сәләтле. Тик халыкның пенсия яше мәсьәләсенә карашы болай да яхшы билгеле. “Ничек сайлау түгел, ничек санау мөһим“, – дигән принципны әлеге референдумда куллану сайлау комиссиясенә ышанычның тулысынча бетүенә китерергә ихтимал. Шуңа күрә хакимиятләр референдум мәсьәләсендә өч юлның берсен сайларга тырышачаклар: 1) ничек булса да аны үткәртмәү, 2) үткәргән очракта эш узганнан соң, пенсия яше турындагы закон кабул ителеп үз көченә кергәннән соң гына үткәрү, 3) процессның башына басу, ягъни референдум үткәрү инициативасын хакимиятләрнең үз кулларына алулары. Ихтимал, икенче һәм өченче вариантлар берләшер: соңга калып булса да, хакимиятләр тәкъдим иткән сорау белән тавыш бирү үткәрелер. Сорауның шундый варианты тәкъдим ителер: халык нинди генә тавыш бирсә дә, пенсия яшен күтәрүгә ризалык бирү итеп аңлатырга мөмкин булыр. Инде референдум үткәрү инициативасы белән “Бердәм Россия“ партиясе яки Бөтенроссия халык фронты чыгарга җыена дигән имеш-мимешләр дә ишетелгәли башлады. Гибрид көрәш осталары булган бу ике көч тавыш бирүне үз кулларына алсалар, пенсия яшен күтәрүне халык сорый дигән нәтиҗәгә уңышлы алып килә алырлар иде, мөгаен. Бер генә куркыныч бар: мондый ат йөрешләре сәяси шахмат осталарының абруен тәмам юкка чыгарырга мөмкин. Ә болай Пенсия фондында инде күптән закон кабул ителгән кебек тоталар үзләрен: 2019 елда яше тулучыларга пенсия рәсмиләштерү туктатылды, артка чигерелде.
Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Мәскәүдә һәм башка шәһәрләрдә рөхсәт ителгән митинглар булып узды. Рәсми даирәләр КПРФ үткәргән Мәскәү митингында 6,5 мең кеше катнашты дип белдерсәләр, бәйсез санаучылар 12 меңле санны игълан итәләр, коммунистлар үзләре 100 мең кеше турында сүз алып баралар. Күрәбез: халык әлегә үз хокукларын яклап урамнарга чыгып шауларга ашыкмый. Моны дача сезоны белән аңлаталар, Росгвардия халык мәйданга килә алмаслык итеп тезелгән иде дип ризасызлык белдерүчеләр дә бар. Бер нәрсә ачык: әлегә кешеләр диван протестын кухняларда һәм социаль челтәрләрдә белдерү белән генә мәшгульләр. Аналитиклар көзгә таба протест үсәр дип өметләнә. Ләкин федераль хакимиятләр таякны чамасыз бөгеп, халыкның сабырлыгын сындырмасалар, протест шул кухняларда гына томаланып калыр да, мөгаен. Рөхсәт ителгән митинглар сәясәт казаны шартламасын өчен пар чыгару вазифасын үтәрләр дә тукталырлар. Ләкин чиновникларның тырышлыклары Октябрь революциясенә кадәр үк яшәгән адвокат Плевако синдромын китереп чыгарырга да ихтимал. Бер урыс алпавыты рәсмиләштереп тормыйча гына крестьяннарга үз җиреннән файдаланырга рөхсәт иткән, аларны: “Җир сезнеке“, – дип ышандырган. Берничә елдан соң кире уйлаган һәм җирне тартып алган. Ярсыган крестьяннар фетнә чыгарганнар һәм моның өчен аларны суд каршына бастырганнар. Судта фетнәчеләрне якларга тиешле адвокат Фёдор Плевако сүзне иң ахырдан гына алган һәм крестьяннарны иң кырыс җәзага тартуны сораган. Гаҗәпләнгән казый: “Ни өчен?“ – дигән. “Моннан соң крестьяннарны беркайчан да урыс дворянының сүзенә ышанмаска өйрәтү өчен“, – дигән яклаучы. Суд крестьяннарның байтагын иреккә җибәргән, берничәсе генә җиңелчә җәзага тартылган. Бүген федераль хөкүмәт халыкның үзенә булган ышанычын бетерү өчен барысын да эшли: популяр булмаган реформаларның тулы бер бәйләмен тормышка ашыра. Көтеп карыйк: нәтиҗәсе нинди булыр
Фото: https://pixabay.com | PublicDomainPictures
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев