Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Пенсия алды яшендәге гражданнарны эшкә урнаштырудан баш тарткан өчен җәза бирәчәкләр

Әлеге канунны бозучылар 200 мең сумга кадәр штрафка тартылачак яки 360 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп ителәчәк.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы өченче, соңгы укылышта пенсия алды яшендәге гражданнарны эшкә урнаштырудан баш тарткан өчен җәза бирү турындагы Президент тарафыннан тәкъдим ителгән закон проектын хуплады. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Закон проекты пенсия алды яшендәге кешеләрне эшкә алудан баш тарткан яки нигезсез рәвештә эштән җибәргән өчен җинаять җаваплылыгы кертүне күздә тота. Әлеге канунны бозучылар 200 мең сумга кадәр штрафка тартылачак яки 360 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп ителәчәк. Бу очракта пенсия алды яше лаеклы ялга чыгар алдыннан биш елга кадәр дәвам иткән чор күздә тотыла.  

 

Реклама

Фото: https://pixabay.com/photo-1010894/

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев