Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Патяшина эш бирүчеләргә вакцинациядән баш тартучылар белән эшләү алымын аңлатты

Коллективта вакцинация хәтта 80 процент булганда да прививкадан баш тарткан хезмәткәрләр эштән читләштерелергә тиеш.

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Коллективта вакцинация хәтта 80 процент булганда да прививкадан баш тарткан хезмәткәрләр эштән читләштерелергә тиеш. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

«Безнең коллективларда вакцина ясаткан һәм медицина буенча каршы күрсәткечләре булган кешеләр эшләвен дәвам итә. Вакцина ясатудан баш тарткан кешеләр читләштерелергә яки дистанцион форматка күчәргә тиеш», — диде республиканың баш санитар табибы.

Мәҗбүри вакцинация турындагы карар нигезендә,  прививкасыз, әмма медицина буенча каршы күрсәткечләре булган хезмәткәрләр барлык эпидемиологик кагыйдәләрне үтәп эшләүне дәвам итә алалар, әмма андый хезмәткәрләр 20 проценттан да артмаска тиеш.

Элегрәк «Татар-информ» республикада мәҗбүри вакцинация үткәрү турында җентекләп хәбәр иткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Прививка ясаткан кешедә авырый, ясатмаганыда! Прививка ясатканы ковид алып килә, шунда тарата! Ул вакцина юньле булмагач ник кешене эштән куарга!