Парковкалар белән бәйле яңа юл йөрү кагыйдәсен бозган өчен — 100 меңгә кадәр штраф
Татарстан автомобилистларыннан, машиналарын газон, яки балалар мәйданчыкларында калдырганнары өчен, кабат штраф түләтәчәкләр. 20 февральдә бу кагыйдәләрне Татарстан депутатлары Дәүләт советы кабул итте. //mail.ru// Штрафны шәһәр администрациясе чиновниклары яза алачак. Кагыйдә бозу түбәндегеләргә карый: - газон, - балалар мәйданчыклары, - спорт мәйданчыклары, - йорт хайваннарын йөртә торган мәйданчыклар, - йорт янында...
Татарстан автомобилистларыннан, машиналарын газон, яки балалар мәйданчыкларында калдырганнары өчен, кабат штраф түләтәчәкләр. 20 февральдә бу кагыйдәләрне Татарстан депутатлары Дәүләт советы кабул итте. //mail.ru//
Штрафны шәһәр администрациясе чиновниклары яза алачак. Кагыйдә бозу түбәндегеләргә карый:
- газон,
- балалар мәйданчыклары,
- спорт мәйданчыклары,
- йорт хайваннарын йөртә торган мәйданчыклар,
- йорт янында урнашкан махсуслаштырылган мәйданчыклар (хозяйсвенные плоәадки, располоңенные на придомовой территории).
- Яңа закон доньякүләм футбол Чемпионаты алдыннан Татарстан автомобилистларының менталитетын үзгәртергә тиеш, - дип, саный парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәмәтшин.
Штрафларның бәясе кечкенгә түгел: физик затлар өчен 2 -3,5 мең, рәсми затлар өчен 5 -20 мең, юридик затлар өчен 50 -100 мең.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев