Озак еллар буе рәсми никахта яшәгән парларны федераль дәрәҗәдә матди яктан бүләкләү турында канун проекты әзерләнгән
Бу хакта Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов хәбәр итә.
Шундый эчтәлекле канун проекты еллар буе рәсми никахта яшәгән парларны федераль дәрәҗәдә матди яктан бүләкләү максатыннан әзерләнгән. Мәсәлән, 20 ел рәсми никахта яшәүче пар 20 мең сум, 25 ел — 25 мең, 30 ел — 30 мең һәм аннан соң 70 ел бергә яшәүчеләргә 70 мең сум акча түләү күздә тотыла. Түләү күләме елына бер тапкыр индексацияләнергә тиеш.
Канун проекты кабул ителгән очракта, ул 2024 елның 1 июленнән гамәлгә керер дип уйланыла.
Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/20-el-berga-iasagannarne-da-kunelle-ianalyk-kotacak
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев