Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Өй шартларында бройлер чебиләрне күпләп үстерү серләре

Көннәр җылытуга, авыл кешесе кош-корт ала башлый. Әмма күпләрнең: “Чебиләр үлмәсме икән?” — дип коты оча.

Сары йомгакларның сәламәтлеге нык булсын өчен, нинди дару, витамин эчерәсен дә белеп бетермиләр. Ирек мәйданы хәбәрчесе Рәзилә Рәсим Питрәч районы Шихазда авылында күпләп күркә, бройлер үстерүче, чебиләр алып кайтып сатучы Зөлфия Шәйхелисламова белән әнә шул хакта сөйләшә.

Гомере буе кошчылыкта ветеринар булып эшләп, аларны асрауның бөтен нечкәлекләрен белгән ханым кайбер серләрне безгә дә чиште.

— Зөлфия апа, чеби, бәбкә алганда, үстергәндә, иң элек нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк?
— Иң беренче шарт — чисталык, хәтта стерильлек! Тәүлеклек чебиләр — кичә генә дөньяга килгән сабый кебек. Аларның әле иммунитеты нык түгел. Шуңа да чебиләрне чиста чүпрәк җәелгән тартмага салып алып кайтырга кирәк. Алайса, кайчакта пычранып, таушалып беткән тартмага иске чүпрәк җәеп киләләр. Аңа ничек чеби саласың?!

Авылда бөтен кошларны бергә тотарга яраталар: йомырка тавыгы, бройлер, каз-үрдәк, күркә бергә казынып ята. Әмма, кагыйдә буенча, һәр кош аерым яшәргә тиеш. Дөрес туклану да мөһим роль уйный, авырулардан профилактика чарасы үткәрү дә кирәк…

— Чебиләр авырмасын өчен, нинди профилактика чарасы бар? Алып кайткач та дәвалау курсы үткәрергә кирәкме?
— Әлбәттә, кирәк. Чөнки чеби башта бер микрофлорада тора, аннары яңа ояга күчкәч, башка тирәлеккә күнегә. Инфекция очраклары булмасын өчен, 3-5 көн дәвамында антибиотик эчерәләр. Аларны ветеринария даруханәләреннән алырга була (“Антибиотик широкого спектра действия” дип сорарга кирәк). Монысы чебине алып кайткан шартларда йоккан инфекцияләрдән саклану чарасы булды. Әле яңа ояда да чир булырга мөмкин, бөтен кеше дә чебиен стериль шартларга алып кайтып куймый. Теләсә кайсы инфекциянең инкубация чоры — 10-14 көн, шуңа да ике атнадан соң тагын антибиотик эчертү мөһим. Бу юлы антибиотикның башкасын алырга кирәк, чөнки беренче юлы эчергәненең файдасы тимәскә мөмкин. Шунысын да онытмау мөһим: антибиотик кулланган чорда пробиотик та эчерү шарт. Бу — эчәклек микрофлорасын торгызу өчен кирәк. Чеби сатучыдан: “Антибиотик эчермәдегезме?” — дип сорарга онытмагыз. Мин, мәсәлән, антибиотик курсы үткәрәм, икенче юлы эчерергә дарулар, витаминнарны да биреп җибәрәм. Күркә үстерү катлаулырак булгач, аларга кайчан ни эчертәсен тәфсилләп язып аңлатам. Саттым да оныттым түгел, күркәләр үскәнче, телефон аша консультация бирәм. Аллага шөкер, чебиләрнең 100 %ы үсә, үлү очраклары булмый.

— Антибиотиктан күпләр куркып кала. Аннары аның ите ашарга яраклы булачакмы, диләр. Болай дәвалау ит сыйфатына йогынты ясамыймы?
— Антибиотик кош организмында, күп дигәндә, 15 көн саклана, аннары чыгып бетә. Аның зыяны юк, киресенчә, чебиләрне бер-бер артлы кырылудан саклый.

— Нинди витаминнар бирсәң яхшы?
— Бер флаконда аминокислоталар һәм витаминнар никадәр күбрәк булса, шулкадәр яхшырак. 2-3 төрле генә икән, аннан файда юк. Чебиләргә 1,5 айга хәтле витаминнарны даими рәвештә бирергә кирәк. Яшел чирәм ашый башлагач, туктатырга була. Үсеп җиткәнче витамин бирсәң дә зыянлы түгел…

— Ашату мәсьәләсенә дә тукталыйк әле. Нәрсә бирсәң яхшырак?

— Тулы рационлы махсус ризык — комбиазык кына ашату яклымын. Бодай биреп кенә кош үсми! “Ипи һәм су белән генә чеби үстерә алмыйсыз”, — дип гел әйтәм. Аның рационында түп, кукуруз, арпа, үсемлек, терлек майлары булырга тиеш. Азыкны көнгә 3 тапкыр биреп, кош үзенә кирәкле матдәләрне ала алмый. Су белән азык һәрвакыт алларында торсын. Бройлер чебиләре үстерүнең үз сере бар: аларны артык иркен мәйданда тотарга кирәкми. Ашап-эчәргә, бераз селкенергә урын булса, шул җиткән. Ә иркен урында күп йөри башлыйлар, озын аяклы булалар… 

 

https://tatar-today.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев