Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

ОСАГО мәҗбүри булудан туктарга мөмкин

Дәүләт Думасы депутатлары беренче укылышта автомобильләрне теркәү өчен ОСАГОның мәҗбүри булудан туктарга мөмкинлеге турындагы канун проектын кабул итте.

Бу хакта Шәһри Казан яза.

Агымдагы елның июнендә Транспорт комитеты башлыгы Евгений Москвичев автомобиль хуҗасын алыштырганда ОСАГО полисын таләп итүне гамәлдән чыгару турындагы закон проектын Дәүләт Думасына кертте. Аңлатма язуында ул машинаны теркәү автомобиль хуҗасына автомобильне эксплуатацияләү бурычын йөкләми, ә теркәлгәннән соң транспорт чарасы озак вакыт эксплуатацияләнмәскә мөмкин дип аңлата.

Хәзер автомобиль хуҗалары машина исәпкә куелганчы гражданлык җаваплылыгы куркынычын иминиятләштерергә тиеш. ЮХИДИда таләп ителә торган мәҗбүри документлар исәбенә яңа хуҗаның паспорты, машинаны теркәү турында таныклык (СТС), транспорт чарасы паспорты (ПТС), автомобильгә милек хокукы яки лизинг турында документ, дүрт яшьтән өлкәнрәк машиналар өчен гамәлдәге диагностик карта һәм ОСАГО полисы керә. Үзгәрешләр кабул ителгәннән соң, иминият полисы мәҗбүри документлар исемлегеннән алып ташланачак.

Фото: ©«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев