«Орёл и решка» тапшыруы алып баручысы Регина Тодоренко Казанда татарча биергә өйрәнде
«Орёл и решка» тапшыруы алып баручысы, актриса, блогер Регина Тодоренко «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проекты тәкъдим иткән Кабан күле яр буенда традицион татар биюенең үзенчәлекләре белән танышты.
«Казан халкы бик кунакчыл. Миңа инде бүген берничә тапкыр кунакханәдә калыр өчен акча түләргә, кайбер кешеләр үзләрендә кунарга тәкъдим иттеләр. Казанда кешегә карата шулкадәр җылы караш бар! «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проекты бәйрәмендә катнашуыма бик шатмын», - диде Регина Тодоренко. Ул мастер-класс вакытында татарча биеп күрсәтте һәм татар сүзләрен өйрәнде. «Орёл и решка» тапшыруының бер чыгарылышы «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проекты мастер-классына багышланачак.
Чыганак:https://tatar-inform.tatar/news/oryol-i-reska-tapsyruy-alyp-barucysy-regina-todorenko-kazandatatarca-bierga-oirande-5874240
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев