Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Онлайн рецептлар: тәмле пешерергә өйрәтүче 6 татар блогеры

Хәзер аш-су рецептларын газета битләреннән карап, аерым дәфтәргә күчереп язарга һәм махсус китаплар сатып алырга кирәкми. Интернетны ачасың да, онлайн рецептлар карыйсың. “Интертат” хәбәрчесе иң тәмле пешерүче берничә татар фуд-блогерының эшчәнлегенә күзәтү ясады. Аларның блогларына меңнән артык кеше язылган. Пешергән ризыкларының фотоларына карасаң, авыздан сулар килә.

 

“Тәмле итеп пешерергә генә түгел, матур итеп фотосүрәткә дә төшерә белергә кирәк”

Эльмира Нигъмәтҗанова – Арча районы Печмәнтау авылында туып үскән, бүген гаиләсе белән Әтнә районында гомер итә. Аның elmira_nigmatzyanova88 аккаунтына 802 кеше теркәлгән.

https://intertat.tatar/upload/images/hmnDlsn9QiE.jpg

- Үз туган телемдә, татар халкының милли ризыклары һәм башка рецептлар белән бүлешәм. Һәрбер эшемне “Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим” дип башлыйм. Мин аш-су остасы түгел, шулай да һәр әни, хатын-кыз буларак пешерергә яратам. Бәлкем кемдер минемчә эшләп карагач яхшырак дип табар, шуңа күрә рецептлар урнаштырам. Мин пешекче һөнәренә укымадым, кафе һәм рестораннарда да эшләмәдем. Соңгы арада мине пешекче булырга өндәп эшкә чакыручылар да булды, бу минем өчен бик зур бәя. Әле миңа аш-су остасы булганчы, өйрәнәсе дә өйрәнәсе. Матур теләкләр язучылар бар, аларга зур рәхмәт.

Баштарак "нигә куям икән әлеге рецептларны?" дип үземне сүгә идем. “Пешереп карадык, тәмле булды”, - дигән кайтавазлар килә башлагач, күңел тагын да үсә һәм тырышуым бушка түгел икән дип куанам. Тәмле итеп пешерергә генә түгел, ә матур итеп фотосүрәткә дә төшерә белергә кирәк. Ашар алдыннан башта ризыкларым, фотосессия үтәләр, шулай тәмлерәк була. Төрле бәйгеләрдә катнашам, призлы урыннар да яулаганым булды. Татар ашлары халыкара федерациясе рәисе, милли кухня эксперты, ресторатор Резеда Хөсәенова оештырган марафонда финалга үттем (фотосүрәттә). “Әниемнән өйрәндем” дигән бәйгедә катнашып 2нче урын алдым. Май аенда белен пешереп #Делендры-блины дигән флешмобта катнаштым, шуның өчен Мальтадан матур открытка җибәрделәр. Акча өчен эшләмим. Дөнья мәшәкатен кырыйга куеп, тормыштан ямь табып булганны күрсәтергә телим. Сораучылар булса да, заказга эшләмим. Көнемне гаиләмә, кызыма багышлыйм, - дип сөйләде Эльмира Нигъмәтҗанова.








 

“Ике ел эчендә социаль челтәремә теркәлүчеләр саны 10000 якынлашты”

Венера Мәҗитова - Башкортстандагы “Кызыл таң” газетасының Илеш, Чакмагыш районнары буенча хәбәрче, Россия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстан республикасының Массмедиа һәм журналистика өлкәсендәге XX “Бәллүр каләм- Хрустальное перо” конкурсының “Туган тел” номинациясе җиңүчесе, “Өй ашлары”, “Хуҗабикә”, “Домашние рецепты” кебек популяр китаплар авторы. Блоггерлыкка кереп китүе 2 ел элек “Вконтакте” социаль челтәрендә башланган.

https://intertat.tatar/upload/images/NHxNkDw6HBQ.jpg

- Журналист буларак, миңа еш кына командировкаларга чыгарга, төрле урыннарда тукланырга туры килә. Әгәр дә ризык тәмле икән, мин аның рецептын ипләп кенә сорап алам һәм кайту белән үк пешереп карыйм. Әгәр ул ризык тәмле килеп чыкса, “Вконтакте” аша башкалар белән дә уртаклашам. 

Барысы да “ВК”га бер ризык фотосын һәм аның рецептын урнаштырудан башланды. Икенче көнне үк кемдер: “Мин дә пешереп карадым. Тәмле килеп чыкты бит бу! Булса, тагын шәп рецептларыңны эл әле”, - дип электрон хат юллады. Миңа шул сүз җитә калды. Мин, бик рәхәтләнеп, рецептларым белән уртаклаша башладым.

Бераздан: “Син бит гади генә итеп яза да беләсең. Бу рецептларыңны туплап, китап итеп чыгарсаң да була инде”, - дигән тәкъдимнәр килә башлады. Анысын да эшләдем: узган елның язында “Өй ашлары” дигән көндәлек рецептлардан торган китап чыгардым. Аның тәүге тиражы күз ачып йомган арада таралып бетте. Тагын чыгардым. Тагын, тагын. Берзаман бианалар: “Безнең киленнәребез татарча аңламый. Бу китапны рус телендә дә чыгарыгыз инде”, - дип яза башладылар. Анысын да чыгардым. Бу юлы инде китапны тагын да баетыбрак, яңа рецептлар белән тулыландырыбрак эшләдем. Шул арада хатын-кызлар өчен бик күп файдалы мәгълүмат тупланган “Хуҗабикә” китабын да әзерләп бетердем. Анысын да төрле буын хуҗабикәләре бик теләп алдылар. Дөресен әйтим, узган ел “Өй ашлары” китабын нәшриятка тапшырырга әзерләп утырганда мин аның бу кадәр үк популяр булырын хәтта күзалламаган да идем. Якташым, популяр язучы Марат Кәбиров бер очрашуда: “Бүгенге көндә ике популяр тема бар: берсе — ашау, берсе ябыгу”, — дигән иде. Ул хаклы булып чыкты. 

Әле дә яңа рецептлар җыям, Татарстан һәм Башкортстан китапханәләре буйлап озакламый турнега чыгарга уйлап торам, яңа проектлар өстендә дә эшлим. Бер сүз белән әйткәндә, заман белән бер сулышта яшәргә һәм эшләргә тырышам. 

Ике ел эчендә “Вконтакте”дагы язылучылар саны 10000 якынлашты. Белүегезчә, “Вк”да 10000нән артык кешене кушып булмый, шуңа мин әлеге көндә хатын-кызлар өчен “Чулпан. Гүзәл затлар өчен электрон журнал” дигән төркем булдырдым. Бу журнал да үз подписчикларын табар, анда теркәлүче гүзәл затлар рәхәтләнеп үз телендә аралашыр һәм үзенә кирәкле булган файдалы мәгълүматны шуннан эзләп табар, дип ышанам, - дип сөйләде Венера.







 

“Ирем чып-чын тәмлетамак”

Фәния Йосыпова фуд-блогерлык белән декрет ялында утырганда шөгыльләнә башлый. Һөнәре буенча ул – укытучы. Бүген аның рецептларын #рецептыотфании хештэгы белән эзләп табарга була, Инстаграмда ул “Рart of your life” (сезнең тормышыгызның бер өлеше) буларак теркәлгән. Бүген ул тәүге адымнарын ясап килүче аш-су блогеры.

- Пешерү эшенә кечкенәдән гашыйк дип алдыйсым килми. Үскәндә пешерүгә бик исем китми иде, шулай да баллы тәм-том һәм салатлар ясадым. Минем янәшәмдә һәрвакыт тәмле пешерүчеләр булды: әбием, әнием, апаларым. Пешерү серләренә мин алардан өйрәндем, һәрдаим зур кызыксыну белән күзәтә идем, күргәннәрне хәтер капчыгына сала бардым. Кияүгә чыккач пешерү ошап китте бит, чөнки ирем чып-чын тәмлетамак. Иремнең әнисе дә бик булган ханым, искиткеч тәмле пешерә. Шундый тәмле ашлар ашап үскән ир-атка пешерергә яратмаган хатын кирәкмәс иде. Ә тормышымның яңа этабы – әни булуым мине нык илһамландырып җибәрде. Яңа рецептлар табып, гел экспериментлар ясап өйдәгеләрне сыйлый башладым. Өйдәгеләр дә “нәрсә пешерсән дә ярый, пешер генә” дип торалар. Үзем десертлар пешерергә яратам, ирем ит ризыклары, әни яшелчәләр кергән ашларга өстенлек бирә, әти бар нәрсәне дә яратып ашый. Рецептларым бик күп, Инстаграмдагы сәхифәмә куеп барам. Рецептларны эчке сиземләүгә таянып сайлыйм, кайберләрен үзем үзгәртәм, - диде ул.







 

“Үз белгәннәреңне кешегә өйрәтү зур савап”

Балтач районында яшәүче Фирүзә Гатиятуллинаның Инстаграмында рецептларның иге-чиге юк. “Firjuzaza” дип исемләнгән битендә 1047 кеше теркәлгән. 27 яшьлек кыз фуд-блогерлык эше белән декрет ялында шөгыльләнә башлый, ләкин үзен блогер дип санамый. Һөнәре буенча татар теле һәм әдәбияты укытучысы бүгенге көндә декрет ялында.

- Кечкенәдән пешерергә бик яратам. Хәзерге вакытта рецептларны әллә кайдан эзләп йөрисе юк, интернет челтәрен ачсаң – алар килә дә чыга. Шулай ук Инстаграм, Вконтакте челтәрендә дә үз аш-су блогларын алып баручылар, рецептлар белән уртаклашучы кызлар хәйран. Алардан да күп нәрсәгә өйрәнәсең. Мин дә үз Инстаграм аккаунтымда пешергән ризыкларым, рецептларым белән уртаклашып барырга тырышам. Әмма үземне аш-су блогеры дип саный алмыйм әлегә. Чөнки, беренчедән, блогер үз аккаунтында югары активлык алып барырга тиеш. Икенчедән, блогның үз стиле, төсе булырга тиеш. Фотосүрәтләрнең югары зәвык белән эшкәртелүе зарури, ә миндә ул бөтенләй юк диярлек. Шуңа күрә миңа өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле. Кечкенә бала булгач, болар өчен вакыт җитеп бетми. Ә пешеренүдән, яңа рецептар эзләнүдән мин кайчан да булса туктармын дип уйламыйм. Чөнки аш-су бүлмәсендә, газ миче янында мин ял итәм. Киләчәктә дә яңа рецептларым белән уртаклашып барачакмын. Чөнки үз белгәннәреңне кешегә өйрәтү зур савап, ди минем әнием.






 

“Җырчы Эльмира Гыйльфанова пешекчеләр өчен мини-блог булдырырга тели”

Татар эстрадасы йолдызлары арасында да социаль челтәргә аш-су рецептларын урнаштыручылар бар. Лилия Муллагалиева, Айгөл Бариева, Ландыш Нигъмәтҗанова, Айсылу Леронга тиңнәр юк. Җырчы Эльмира Гыйльфанова да үзенең Инстаграмында пешекчеләр өчен мини-блог булдырырга тели. Тамашачыларыннан киңәш сорап язган ул.

https://intertat.tatar/upload/images/AI3I9996%5b1%5d.JPG

- Кечкенә чакта мин ашарга пешерү белән гомумән кызыксынмый идем. Күпләр бит кечкенәдән үк башлыйлар. Ә мин әни пешергәнгә куанып, әни сыйлаганга сөенеп кенә үстем. Әниемнең гап-гади комайклары да минем өчен шедееевр иде! (Ул хәзер дә шулай). Уйлый идем: ничек шулай оста, тәмле пешереп була икән? Әтигә ничек повезло инде, хатыны идеаль бит. Мин дә үскәч үземнең гаиләмне шулай сыйлый алырмын микән? Ә бит була икән. Өйрәнәм. Оста булмасам да, төрле ризыклар белән кызыксынам. Кайвакыт гади генә бәрәңге дә әллә нинди ресторан ризыгыннан да тәмле була кебек. 

Ни өчен башладым бу теманы? Бер көнне Рафил әйтә: "Матурым, әйдә кулинарный мини-блог башлап кара", ди. Мин әйтәм: "Кит инде, әллә нәрсә сөйләмә. Кеше көләр. Мин бит әллә нәрсәләр пешерә белмим. Илһам килгәндә генә". Ә сез ни диярсез? Башласам сезгә кызык булырмы? Әллә инде, юк , мондыйларны үзебез дә пешерә беләбез дисезме? – дип язган җырчы.

 

Инстаграмдагы язмалардан күренгәнчә, тамашачылар Эльмираның тәкъдимен хуплаган. Димәк, тагын бер фуд-блогер барлыкка киләчәк.

Җырчының пешергән тәм-томнарын ире Рафил Җәләлиевның аккаунтыннан күрергә була, ул аларны #хатыншундыйхатын хэштэгы белән урнаштыра.






 

“Элек ашарга пешерергә яратмый идем”

Кукмара районы Зур Сәрдек авылы кызы Гөлүсә Рәхмәтуллина да тәмле пешерергә өйрәтә.

https://intertat.tatar/upload/images/ZL5pb3EloWI.jpg

Бүген ул Казанда яши, КНИТУ-КХТИда белем алган, хәзер синтетик каучук заводында бүлек мөдире вазыйфасын башкара. Буш вакытларында ашарга пешерергә ярата. Аның Инстаграмдагы аккаунтын 4285 кеше күзәтә. Блогына беренче рецептны 2017 елның 30 гыйнварында язган. “Ризыкның сыйфаты тәмләткечләр генә түгел! Ә аның барлык тәме – якты йөз вә нурлы караш” – дигән канатлы сүзләргә таянып эшли ул. Бүген күпләрнең тәкъдимнәрен исәпкә алып заказга төрле бизәлештәге пироглар, бәлеш, гөбәдия, чәк-чәкләр пешерә.

- Кулинария минем өчен хобби, үзе бер иҗат дисәм дә була. Элек ашарга пешерергә яратмый идем, рецептларны соңгы 2-3 ел да куя башлаганмындыр, бу үзеннән үзе шулай килеп чыкты, хәзер бик күп төрле ризыклар пешерә беләм, Аллаһка шөкер, уңалар, - дип сөйләде Гөлүсә.






 

Туры эфирга чыгып танылган Исмегөл апа

Соңгы вакытта Саба районы Иләбәр авылында гомер итүче Исмегөл апаның аккаунты популяр. Инстаграм челтәренә 13 июльдә генә теркәлсә дә, бүген аның тормышын 2 349 кеше күзәтә. #исмегульрецептлары хештэгы белән ул төрле тәм-томнар, кышка салатлар, камыр ризыклары рецептларын урнаштыра.

https://intertat.tatar/upload/images/neKCldvpNrc.jpg

Исмегөл апа - җырчы Айгөл Бариеваның туганы, ягъни, әнисенең икенче буын туган сеңлесе. Туры эфирда алар бергәләп “Иләбәр дучмаклары”н пешерделәр, менә шуннан соң Исмөгел апа чын йолдызга әйләнде. Аның блогы башкаларныкыннан аерылып тора, ул гади телдә яза. 

- Миңа телефонны балалар алып кайтып бирде. Төрле социаль челтәрләргә теркәлдем, Инстаграмны зур кызыксыну белән күзәтеп бара идем. Үземнең фотосүрәтләр керткәнем булмады. Бер көнне безгә кунакка Айгөл сеңлем кайтты, “әйдә туры эфирга чыгыйк әле”? дип әйтә башлады миңа. Башта каршы килдем, ризалашмадым. Курыктым, ләкин соңыннан чыктык инде. Иң беренче сәбәпче – Айгөл, бу эшкә кереп китәргә ул этәргеч бирде. Бөтенесе дә үзем белгән рецептлар, әниемнән өйрәнеп калган серләрне башкаларга да өйрәтәм. Миңа 65 яшь, лаеклы ялда. Төрле эшләр дә эшләдем, пешекче һөнәрен үзләштермәдем. Пешерү сәләте әнидән күчте. Айгөлнең дәү әнисе, минем үземнең әнием бик тәмле, оста пешерәләр иде. Элек мондый рәхәт замана булмады, хәзер генә ул бар нәрсә дә кибеттә бар. Туйларга да әйбер пешереп азапланмыйлар, ресторанда гына үткәрәләр. Минем әнием авылда туй иткән кешеләргә өстәл әзерли, тәм-томнар пешерә иде. Без дә кул арасына кереп, эш белеп үстек. Гомумән, безнең гаилә пешерү эшен булдыра. Айгөлгә дә күзләр тимәсен, аның ризыклары телеңне йотарлык була.

Яшермим, өйрәнгәндә авыр булды. Фотосүрәтләр урнаштыру, история дигәннәренә кертү, язуларын урнаштыру... Аларны олы кызым өйрәтте, аның җәйге ялы иде. “Әни, Айгөл апа белән кереп киттең бу эшкә. Хәзер сине күпме кеше күзәтә, алга таба да рецептларынны кертеп бар. Бик тәмле пешерәсең, башкалар белән дә серләреңне бүлеш”? – диде кызым. Шуның кадәр дәрәҗәдә танылырмын дип башыма да китермәдем. Миңа ошап китте, актив тормыш алып барырга тырышам. Намаз укыйм, хәзер авыл мәчетендә дини укулар башлана, анда йөриячәкмен, - диде ул.




 

 

Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА

Фото: pixabay.com, instagram

https://intertat.tatar

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев