ОНИКС мәгариф үзәгендә заманча инициативалы укытучылар форумы уза
Ул 3 көн дәвам итәчәк.
5-7 август көннәрендә ОНИКС мәгариф үзәгендә заманча инициативалы укытучылар форумы уза.
Кичә аның ачылыш тантанасы булып узды, илебезнен төрле төбәкләреннән килгән укытучыларны , илебез мәгарифен үстерүгә зур өлеш кертүче галим-остазларны Саба районы башлыгы Рәис Миннеханов сәламләде, нәтиҗәле хезмәттәшлеккә чакырды. Алдагы көннәрдә чыгыш ясаячак , мастер-класслар үткәрәчәк спикерлар һәм аларнын эшчәнлеге , программалары белән танышу булды. Бүген форум үзенең эшен дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев