(Казан, 2 август, "Татар-информ"). Россиянең Европа территориясендә җәй дәвам итә. Шулай да җомгадан һава температурасының төшүе күзәтелә. Бу хакта "Российская газета"га Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе лабораториясе мөдире Людмила Паршина җиткергән.
Аның сүзләренчә, илнең Европа территориясендә чәршәмбе 24-29 градуска кадәр эссе булачак, җомга, шимбә һәм якшәмбедә температура 22-27 градуска төшәчәк. Пәнҗешәмбе Мәскәүдә чираттагы яшенле яңгыр, секундына 15-17 метрга кадәр тизлеккә җиткән җил фаразлана. Яңгырсыз көн бары җомгада гына көтелә.
Татарстанда бүген - +23..+28, 3 августта - +25..+30, ә җомга, 4 август көнне - +21..+26 градус җылы булачак, урыны белән яшенле яңгырлар көтелә.
Нет комментариев