Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Олыяз мәдәният йортында, китапханә белән берлектә «Иң зур бәрәңге» дип исемләнгән бәрәңге бәйрәме оештырылды

Олыяз мәдәният йортында, китапханә белән берлектә «Иң зур бәрәңге» дип исемләнгән бәрәңге бәйрәме оештырылды.

Олыяз

Авылда бәрәңге күп ашала, үтемле ризык дип әйтсәң дә була. Бәрәңге бик файдалы ризык, ләкин аны дөрес итеп пешерә белергә кирәк. Шушы файдалы сыйфатларын искә алып, бәйрәм табанына уңган хуҗабикәләр бәрәңгедән төрле ризыклар пешереп алып килгән иде. Өстәл түренә затлы бәлеш куелды, кыстыбый, бәрәңге пәрәмәчләре дә өстәл күрке булды.

 Бәрәңге турында җырлар башкарылды, уеннар, кызыклы табышмаклар белән кич үрелеп барды.

 Гармунчылар моңлы көй сузды. Бәйрәм бүләкләү өлеше белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев