Олыяз мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре «Иң мөһиме - күңел белән картаймаска» исемле әдәби – музыкаль ял кичәсе оештырдылар
Чара башында мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре кадерле кунакларны бәйрәм белән котладылар.
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, 7 октябрь көнне Олыяз мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре «Иң мөһиме - күңел белән картаймаска» исемле әдәби – музыкаль ял кичәсе оештырдылар.
Чара башында мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре кадерле кунакларны бәйрәм белән котладылар. Бәйрәмне гаиләләрчә, чәй эчеп, җылы дустанә атмосферада билгеләп үттеләр, анда авылдашлар ял итәргә, тормыштан сөенергә, бер-берсен котларга һәм, әлбәттә, үзләренең яраткан җырларын концерт мәйданчыгында түгел, үзләренең яраткан иптәшләре, авылдашлары өчен җырларга җыелдылар.
Хуш исле чәй янында катнашучылар лаеклы ялдагы шөгыльләре турында , үз тормышларыннан кызыклы вакыйгалар сөйләделәр. Кичә буе котлау сүзләре яңгырады. Кунактагы әби-бабайлары өчен балалардан концерт номерлары да яңгырады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев