Олы Шыңар авылында яшәүче Салихова Гөлсәрия Мөхәммәт кызын 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Салихова Гөлсәрия Мөһәммәт кызы 1935 елның 26 февралендә Саба районы Олы Шыңар авылында туа.
Олы Шыңар авылында яшәүче Салихова Гөлсәрия Мөхәммәт кызын 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Салихова Гөлсәрия Мөһәммәт кызы 1935 елның 26 февралендә Саба районы Олы Шыңар авылында туа.
Гаиләдә 8 бала үсәләр. Гөлсәрия апа 5нче бала була.
Әтиләре Мөхәммәт Олы Шыңар мәктәбендә директор булып эшләгән.
“Әтием, Салихов Мөһәммәт Саратовта хәрби белем ала, Сталинградны немецлардан азат итүдә катнаша, шул вакытта нык яралана. Ялга кайткан вакытта яралары ачылып, Арча госпиталендә вафат булды. Аны Шыңар зыяратына җирләделәр” – дип искә ала Гөлсәрия апа ул вакытларны.
Гөлсәрия апа тырыш кыз була. Барлык эшләрне дә яратып эшли. Гомере буе колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя. Кияүгә чыкмый.
Бүгенге көндә Олы Шыңар авылында ялгызы гына гомер кичерә.
Хөрмәтле Гөлсәрия апа!
Сезне ихлас күңелебездән юбилеегыз белән котлыйбыз. Сәламәтлекнең ныгын, гомернең бәрәкәтлесен, күңел тынычлыгы телибез. Гомерегезне муллыкта, тынычлыкта, туганнарыгызның күңел җылысын тоеп яшәп үткәрегез. Һәрбер туган таңга сөенеп яшәргә язсын.
Сәламәтлек ташламасын сезне
Һәрбер көнегез үтсен шатлыкта
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сезгә картлыкта.
Күңелегезгә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар
Туар таңнар алып килсен сезгә
Сәламәтлек, бәхет, шатлыклар.
Алыгыз сез бездән котлау сүзен
Шушы булсын олы бүләкләр.
Тыныч тормыш белән шат яшәгез
Озын гомер-безнең теләкләр.
Туган көнегез-бәйрәмегез белән
Чын күңелдән сезне котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез
Олы юбилеегеыз белән котлап Саба муниципаль районы, район Советы башкарма комитеты, Олы Шыңар авыл җирлеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев