Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Олы Шыңар авылында яшәүче Сафина Наилә Габдулла кызын 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

Олы Шыңар авылында яшәүче Сафина Наилә Габдулла кызын 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

Сафина (Нәбиуллина) Наилә Габдулла кызы 1935 нче елның 26 апрелендә Олы Шыңар авылында туган. Сугыш башланганда 6 яшь булган. Әтиләре сугышка 1941 елда киткән. ” Күрше кызы Мәдинә белән ат арбасына утырып, элеккеге пожарный янына кадәр озатып төштек. Без әти сугышка киткәндә 4 бала калганбыз: абый, мин һәм ике энем. Әти сугыштан яраланып кайтты, ничәнче еллар икәнен хәтерләмим. Аның кулы буе белән ярык иде. Кулының җәрәхәте төзәлгәч, аны тагын алып киткәннәр. Ул аннан да исән - сау кайтты. Кайткач төрле эшләрдә эшләде” дип искә ала Наилә апа.
Сугыш беткәнен мәктәптә укытучылар бүлмәсенә алып кереп радиодан тыңлатканнар. 4 класс белем алгач Наилә апа мәктәптән киткән. Сугыштан соң да тормышлар җиңел булмаган. Мәктәптә укымагач, эшкә чыгарга туры килгән. “Иң нык, авыр булып истә калганы урман кисү булды, ди ул.
Иң беренче урыс авылы янындагы урманга агач кисәргә җибәрделәр. Авылдан 3 кыз бардык. Бик интектек, авыр булды. Аннан соң Мари авылы Алексеевскига бардык. Соңгы агач кисү Саба районы Сабабаш авылы янындагы урманда булды.”
Эш яшенә кергәч Наилә апа фермада таналар, аннары сыерлар, сарыклар караган. Төрле колхоз эшләрендә дә йөргән, колхоз ашханәсендә пешекче булып та хезмәт куйган.
1962 нче елның 6 апрелендә Олы Шыңар егете Сафин Гыйлметдин белән кавышканнар. Уртача тормышта, кайнана-кайнаталар белән бергә яшәгәннәр. Гыйлметдин абый “Маяк” зонасында катнашкан кеше, колхозда пожарник булып эшләгән. 3 малай үстергәннәр, 5 оныклары, 2 оныкчыклары бар. Хәзерге көндә хәләл җефете вафат инде. Олы Шыңар авылында улы Ринат килене Римма тәрбиясендә яши. Ринат Туган Як җәмгыятендә шофер булып эшли, Римма Олы Шыңар балалар бакчасында тәрбияче. Ике улы, Рәис белән Расих Казан шәһәрендә үз гаиләләре белән яшиләр.
Хөрмәтле Наилә апа!
Сезне ихлас күңелебездән туган көнегез, юбилеегыз белән котлыйбыз. Сәламәтлекнең ныгын, гомернең бәрәкәтлесен, күңел тынычлыгы телибез. Гомерегезне имин көннәрдә яшәп үткәрегез. Балалар игелеге, онык-оныкчыклар куанычы гына насыйп булсын сезгә. Һәрбер туган таңга сөенеп яшәргә язсын
Без телибез сезгә исәнлекләр,
Ак бәхетләр,тыныч картлыклар.
Кайгылар урап үтсеннәр дә,
Китмәсеннәр килгән шатлыклар.
Маңгайларны сырлап буразналар үтсен,
Тик борчулар гына күрмәгез.
Яшәгез сез матур итеп,
Яшәү дәртегез мәңге сүнмәсен!
Зур хөрмәт һәм ихтирам белән Саба муниципаль районы, район Советы башкариа комитеты, Олы Шыңар җирлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев