Олы Нырты авылында гомер итүче Валиева Мәрьям Рахимҗан кызын 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Валиева Мәрьям Рахимҗан кызы 1934 елның 20 ноябрьенда Саба районы Олы Нырты авылында туа. Бала чагы авыр сугыш елларына туры килә. 10-11 яшендә Мәрьям Рахимҗан кызы олылар белән бер рәттән басуда бәрәнге чүпләшә, фермада терлекләр караша. 7 класстан соң колхозда торле эштә эшләп йөрий башлый. “Саба” совхозыннан пенсияга чыга. 22 яшендә Олы Нырты җегете Валиев Миндрахманга кияүгә чыга. Ире белән 5 бала үстереп аякка бастыралар. Аларның һэркайсысы бу тормышта үз урынын тапты. Мәрьям апаның 9 оныгы һәм 8 оныкчыгы бар. Хәзер Мәрьям апа үзенең кече улы Хәйдәр һәм килене Энже белән Олы Нырты авылында яши.
Хөрмәтле Мәрьям апа!
Сезне шушы олуг юбилеегыз белән котлап саулыкта, сызланмыйча, шатлыкта, муллыкта яшәвегезне телибез. Сез дә үзегезнең яшьтәшләрегез кебек үк катлаулы чорның бөтен авырлыкларын, ачлыгын, ялангачлыгын, авыр хезмәтен татып үскәнсез. Яшьтән тормыш арбасын җигелеп тартуыгызга карамастан, авырлыкларга бирешмичә, хезмәттән тәм, тормыштан ямь табып гомер иткәнсез.
Хөрмәтле Мәрьям апа! Сезне гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз! Исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, балалар, онык-оныкчыклар куанычы, бәхетле картлык телибез! Туган көннәрегез мөбарәк булсын!
Зур хөрмәт белән Саба муниципаль районы, район Советы башкарма комитеты, Олы Нырты авыл җирлеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев