Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Өлешчә мобилизацияләү буенча чакырылучыларның минималь хезмәт хакы билгеле

Өлешчә мобилизация вакытында чакырылучының минималь хезмәт хакы 195 мең сум тәшкил итәчәк, дип белдерде журналистларга Россия Саклану министрлыгының финанс блогы вәкиле Сергей Микищенко. РИА Новости шул турыда яза.

«Өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган хәрби хезмәткәр алачак минималь сумма 195 мең сум тәшкил итәчәк», – диде ведомство вәкиле.

Бу сумма хәрби хезмәткәрнең айлык социаль түләүләреннән һәм акчалата тәэмин итүдән тора, ул беренче чиратта хәрби вазифа буенча окладка, хәрби звание буенча окладка һәм хезмәт елларына бәйле, дип өстәде ул.

«Әйтик, мотострелок вазифасындагы рядовой минималь рәвештә 195 мең сум алачак», – дип төгәлләштерде хәрби финансист.

Өстәмә түләүләр дә булырга мөмкин, шул исәптән махсус хәрби хезмәт шартлары яки гадәттән тыш казанышлар өчен өстәмәләр.

Саклану министры Сергей Шойгу 28 октябрьдә Владимир Путинга өлешчә мобилизация кысаларында чакырылышның тәмамлануы турында хәбәр итте. Ул 21 сентябрьдә башланган иде. Аның сүзләренә караганда, Кораллы көчләргә 300 мең кеше җыелган, алдан шундый план куелган иде. Моннан тыш, ведомство башлыгы раслаганча, башлангыч этапта булган барлык проблемалар да хәл ителгән. Мобилизацияләнгән кешеләр «тиешле тәэмин итү төрләре, форма, экипировка, хәрби хезмәткәрләр-контрактчылар нормалары буенча туклану белән тәэмин ителгән».

Хәрби комиссариатлар гаскәрләрне туплауны көзге чакырылыштан соң дәвам итәчәк. Гаскәрләрне өстәмә тулыландыру үз теләге белән хәрби хезмәткә һәм контракт буенча хезмәткә кандидатларны кабул итү хисабына барачак.

 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев