Өй лимонады
Ингредиентлар: 10 литрга (!) 4 әфлисун, 1 лимон һәм шикәр кирәк булачак
Хәзерлек:
Җиләк-җимешләргә кайнар су сибәргә, 8-10 сәгатькә суыткычка салырга, ә аннары кыска вакытка кайнар суга салырга (җиләк-җимешне турау яхшырак булсын өчен) шуннан соң кисәкләргә турарга һәм ит тарткыч аша әйләндерергә. Әйләндерелгән массага 3 литр салкын эчә торган су салырга.
15 минуттан соң төнәтмәне фильтрларга, башта эре кисәкләрне җыю өчен дуршлаг аша, аннары йомшаклыкны алу өчен иләк аша – (калдыкларны ташламагыз, алар сезгә кирәк булачак).
1 кг. шикәрне 2 литр җылы суда эретегез.
Фильтрланган төнәтмәгә тагын 4 литр су һәм 2 литр сироп барлыкка килә. Тагын бер сәгать торырга ирек бирегез һәм бетте! Лимонад әзер.
Матур кувшинга, калганнарын шешәләргә салыгыз. Барысын да суыткычка куегыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев