Өч Нарат авылында яшәүче Минибаева Нурҗиһан Гаптелхак кызын 95 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Минибаева Нурҗиһан Гаптелхак кызы 1930 елның 21 июнендә Саба районының Өч Нарат авылында туа.
Икшермә мәктәбендә башлангыч белем ала, укуын дәвам итә алмый – сугыш башлана. Сугыш елларында авылдашлары, үз чор балалары белән “Икшермә” колхозы басуларында эшли, урманда утын кисә. Авыр сугыш еллары тәмамлангач Минибаев Миннахмат Минибай улы белән гаилә корып җибәләр. Бергә тормыш итү дәверендә 4 бала (2 малай, 2 кыз) тәрбияләп үстерәләр. Нурҗиһан апа гомере буе колхозда төрле эш кешесе булып эшли.
Сугыш ветеранының тол хатыны буларак “Бөек Ватан сугышында җиңү” хөрмәтенә бирелгән юбилей медальләре тапшырыла. Нурҗиһан Гаптелхак кызы Өч Нарат авылында кызы Мансура тәрбиясендә гомер итә. Яшәү дәверендә бала югалту ачысында татырга туры килә аңа. Калган балалары, оныклары, оныкчыклары хәлен белергә һәрдаим кайтып торалар.
Әйтеп китәргә кирәк, Нурҗиһан апаның бер оныгы – Минибаев Илназ бүгенге көндә махсус хәрби операциядә хезмәт куя.
Хөрмәтле Нурҗиһан апа!
Сезне ихластан гомер бәйрәмегез, 95 яшьлек юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Сезгә иң беренче чиратта сәламәтлек телибез. Ничә яз, җәй, көз һәм кыш-шушы еллар эчендә җилле, давыллы, буранлы, янгырлы көннәрегез дә, кояшлы, аяз, җылы һәм матур көннәрегез дә аз булмагандыр. Борчу-хәсрәтләр күрмичә, ходай биргән гомерегезне, үз аякларыгызда йөреп, тынычлыкта, сәламәтлек белән, күңел тынычлыгында яшәп үткәрергә насыйп булсын. Балаларыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, онык-оныкчыкларыгызга куанып, һәр туган таңга сөенеп яшәгез.
Хөрмәтле Нурҗиһан апа!
Туган көнегез килеп ишек каккач,
Еллар үтә диеп уфтанмагыз.
Күңелегездә калсын яз чуагы,
Гомер үтә диеп сүрелмәгез.
Сәламәтлек ташламасын сезне
Һәрбер көнегез үтсен шатлыкта
Яшәү яме,дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сезгә картлыкта.
Үткән еллар матур гомер дисез
Борчылмагыз узган елларга.
Исәнлекне күбрәк бирсен ходай
Иминлеклэр бирсен елларга.
Зур хөрмәт белән Саба муниципаль районы, район Советы башкарма комитеты, Иске Икшермә авыл җирлеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев