Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Өч Нарат авылында гомер итүче Даутова Зөләйха Даут кызына 95 яшь тулды

Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Икшермә авыл җирлеге башлыгы Алмаз Биккинин, КФХ «Мөхәммәтшин» җитәкчесе Зөфәр Мөхәммәтшин тәбрикләде.

Даутова Зөләйха Даут кызы 1930 елның 15 июнь көнендә Саба районы Өч Нарат авылында туып шунда үсә.

Яшьлек вакыты авыр сугыш елларына туры килә. Авылдагы барлык авыр эшләр шул чор балалары белән рәттән Зөләйха апа җилкәсеннән үтә. 14 яшеннән алып Икшермә җирлегендәге төрле эшләрдә хезмәт куя: җир сукалый, урман кисә. Аннан лаеклы ялга чыкканчы фермада мал карый.

         1955 елны Сибгатуллин Сәлим Тимербай улына кияүгә чыга. Бергә яшәгән дәвердә 6 бала (6 малай) тәрбияләп үстерәләр.

         Даутова Зөләйха хәзерге көндә дә Өч Нарат авылында тормыш итә. Балалары, оныклары, оныкчыклары һәрдаим кайтып кайгыртып торалар бәхетле әбине.

                              Хөрмәтле Зөләйха апа!

 Сезне ихлас күңелебездән туган көнегез белән котлыйбыз. Сәламәтлекнең ныгын, күңел тынычлыгы телибез.

         Бәйрәмегез мөбарәк булсын. Көннәрегез матур, имин, якты булсын. Балаларыгыздан игелекләр генә күреп, изгелекләр генә тоеп муллыкта, тынычлыкта, онык-оныкчыкларга куанып яшәгез. Киләчәк көннәрегез тыныч, картлыгыгыз кадерле, гомерегез хәерле булсын

    Алдагы гомер елларыгызны  тынычлыкта,  муллыкта, кадерле һәм хөрмәтле кеше булып яшәп үткәрергә язсын.

 

 Сәламәтлек ташламасын сезне

      Һәрбер көнегез үтсен шатлыкта

     Яшәү яме,дөнья иминлеге

     Юлдаш булсын сезгә картлыкта.

         Күңелегезгә җыйган яхшылыклар

     Изгелекләр булып кайтсыннар

     Туар таңнар алып килсен сезгә

     Сәламәтлек,бәхет,шатлыклар

           

         Зур хөрмәт белән Саба муниципаль районы, район советы башкарма комитеты, Иске Икшермә авыл җирлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев