Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Өч көнлек ялларда Татарстанда һава торышының нинди булачагын әйттеләр

Татарстанда өч көнлек ялларда – 4-6 ноябрьдә явым-төшем көтелми. Көндез һава температурасы +10 градуска кадәр җитәчәк. Бу хакта Гидрометеоүзәк сайтында хәбәр ителә.

Татарстан ял көннәрендә һәм киләсе атна башында антициклон йогынтысында калачак. Явым-төшем ихтималы аз. Шимбә-якшәмбедә көндез җылы: +2…+8 градус, төнлә 0…-5 градус. 6 ноябрьдә көндез термометрның терекөмеш баганасы +5…+10 градуска кадәр күрсәтәчәк. Төнге сәгатьләрдә 0…+3 градус.
Синоптикларның башлангыч фаразына караганда, сишәмбе – 7 ноябрьдә җылы һава саклана. Көндез +5…+10, төнлә +1…+6 градус.

Россия Гидрометеоүзәге мәгълүматларына караганда, ноябрьнең беренче декадасында уртача температура нормадан 4 градуска югарырак булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев