Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Оборона министрлыгы өлешчә мобилизациягә эләкми торган гражданнар категориясен атады

IT-белгечләр, финансист һәм массакүләм матбугат чараларында эшләүчеләр өлешчә мобилизациягә керми.

Аерым югары технологияле тармакларның, шулай ук Россиянең финанс системасының эшләвен тәэмин итү өчен, шушы юнәлештәге югары белеме һәм әзерлеге булган гражданнарны өлешчә мобилизацияләү кысаларында хәрби хезмәткә җәлеп итмәү турында карар кабул ителде. Бу хакта җомга көнне РФ Оборона министрлыгында хәбәр итте, дип яза «РИА Новости».

«Аерым югары технологияле тармакларның һәм РФ финанс системасы эшчәнлеген тәэмин итү өчен, түбәндәге юнәлешләрдә югары белеме булган һәм эшли торган гражданнарны хәрби хезмәткә җәлеп итмиләр. Бу – аккредитациясе булган оешмаларда мәгълүмати технологияләр өлкәсендә эшчәнлек алып бара торган һәм мәгълүмати инфраструктура эшчәнлеген тәэмин итүне үстерү, гамәлгә кертү һәм эксплуатацияләүдә катнашучылар», – дип аңлаттылар ведомствода.

Оборона министрлыгында белдергәнчә, биредә сүз Россия элемтә операторларында һәм элемтә корылмаларының, мәгълүматларны эшкәртү үзәкләренең, шулай ук РФ гомуми кулланыштагы элемтә чараларының тотрыклылыгын, иминлеген һәм бөтенлеген тәэмин итүдә эшләүче белгечлекләр һәм югары белемле гражданнар турында бара.

Шулай ук бу түбәндәге оешмаларда эшләүче белгечләргә дә кагыла:

  • мәгълүмат һәм элемтә өлкәсендә система барлыкка китерүче оешмалар һәм алар белән бәйле затлар, учредитель яисә редакция һәм мәгълүмат булдыру, тарату эшчәнлеге белән шөгыльләнгән теркәлгән массакүләм матбугат чаралары, телеканал, радиоканал белгечләре;
  • милли түләү системасы өлкәсенең тотрыклы эшчәнлеге белән бәйле һәм финанс базары инфраструктурасы оешмаларында эшләүчеләр;
  • банк ликвидлыгы белән идарә итү, акча әйләнеше өлкәсендә эшләүчеләр.

«Хәрби хезмәткә чакырылудан азат итүнең нигезе булып тиешле оешмалар җитәкчеләре тарафыннан билгеләнгән форма буенча РФ Кораллы көчләренең Генераль штабына тапшырыла торган гражданнар исемлеге саналачак», –  дип өстәделәр ведомствода.

 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

2

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев