Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Нургали оныклары» беренчелекне яулады

Кукмара муниципаль районының Лубян авылында «Лубян урман-техника көллияте» базасында ТР мәктәп урманчылыкларының «Урманны бергә саклыйк» VIII слетын ябу тантанасы булды.

Анда ТР Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, «Лубян урман-техника көллияте» директоры Рим Фәхразиев һәм башкалар катнашты. Исегезгә төшерәбез, быел иң яхшылар исеме өчен Татарстан районнарыннан 31 команда көрәште, шулай ук слетта Томск өлкәсеннән, Марий Эл Республикасыннан һәм Чувашиядән мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр дә көч сынашты. Форумга барлыгы 200 кеше җыелды.

Слетта Саба районының «Нургали оныклары» мәктәп урманчылыгы да катнашты . Балалар үзләренең белемнәрен югары дәрәҗәдә күрсәттеләр, төрле мастер - классларда катнаштылар. «Яшь урманчылар» конкурсы йомгаклары буенча беренче урынны Эльвина Галиева һәм Галия Билалова яуладылар (Саба районының Лесхоз урта мәктәбенең «Нургали оныклары» мәктәп урманчылыгы).

Гомуми команда нәтиҗәләренә килгәндә, 1нче урында Саба районының «Нургали оныклары» мәктәп урманчылыгы, 2нче урында Мамадыш районыннан «Урман дуслары», 3нче урында Кукмара районының  «Экос» командасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев