Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Новосибирскида яшәүче берәү лотереяда 300 миллион сум акча откан

Бәхетле билетны ул нибары 100 сумга сатып алган.

Казан, 30 май, "Татар-информ"). Новосибирскида яшәүче берәү "Гослото "4 из 20" лотереясының супер призына лаек булган. Билет таратучы компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, отыш - 300 миллион сум, дип яза "Российская газета". Бәхетле билет хуҗасына 100 сумга гына төшкән.

Әлеге лотерея тарихында мондый зур суммадагы приз әле беренче тапкыр гына уйнатылган. Әмма Россиядә моннан зуррак суммада акча отучылар да булгалады инде. Әле тугыз көн элек кенә Сочида яшәүче берәү "Гослото 6 из 45" лотереясында бәхетен чынап карап, 364 миллион сум акча откан иде.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев