Нигә бездән сорамыйсыз?
Җитештергәнне сатканда тотылган чыгымнар өчен дәүләт акча бирергә мөмкин. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы әнә шундый документ әзерләп, Хөкүмәткә юллаган. Сер түгел, җитештерүчеләр товарларын урнаштыра алмаудан зарлана. Кибетләргә керер өчен дә шактый акча түләргә кирәк. Хәзер менә шушы чыгымнарның бер өлешен капларга җыеналар.
Агымдагы елның август аенда барлыкка килгән документтан күренгәнчә, кибет-базарларга керү өчен тотылган чыгымнарның бер өлешен дәүләт үз өстенә алмакчы. Әмма бөтен җитештерүче дә әлеге өстенлектән файдалана алмаячак. Моңа авыл хуҗалыгы кооперативы төзеп, шәхси хуҗалыкларны, фермерларны берләштерүчеләр генә өметләнә ала. Җитештерү кооперативларына исә (күмәк хуҗалыклар, балыкчылык оешмалары) дәүләт ярдәме каралмаган. Тагын шунысы бар: сатуга чыгару чыгымнарының бары тик яртысы гына дәүләт тарафыннан субсидияләнәчәк.
Җирле ризык бик аз
Россия крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативы ассоциациясе вице-президенты Ольга Башмачникова белдергәнчә, бу яңалык кече агробизнесны үстерүгә зур ярдәм булырга мөмкин.
- Шәхси һәм фермер хуҗалыклары җитештергәнне урнаштыра алмый интегә, - ди Ольга Башмачникова. - Сәүдә нокталарына продукцияңне чыгарырга уйлыйсың икән, алар белән килешү төзү өчен генә дә шактый акча чыгарып бирергә кирәк. Минем уйлавымча, федераль бюджеттан ярдәм күрсәтсәләр, бу бик дөрес адым булачак.
Әлегә дәүләт ярдәмен бары тик грант рәвешендә гына бирәләр. Быел, мәсәлән, моның өчен 1,5 млрд сум акча каралган. Бу грантка ия булу өчен авыл хуҗалыгы кооперативлары сайлап алу аша узарга мәҗбүр булган. Җиде кат иләк аша уздырсалар да, әллә ни зур ярдәмгә өметләнә алмаганнар.
- Проблеманы бер грант белән генә хәл итеп булмый, - ди Ольга Башмачникова. - Авыл хуҗалыгында чыгымнар бик зур. Җитештергән, эшкәрткәннән соң да сәүдә ноктасына илтү, сәүдәгәрләр белән килешүләр төзү, сөйләшүләр алып бару өчен акча кирәк. Реклама да җитештерүче өстендә. Халыкны җәлеп итәр өчен ул кайгыртырга тиеш. Дөресен әйтергә кирәк, зур сәүдә нокталарында җирле ризык күләме бик аз: булган товарның нибары 10 проценты гына. Авыл хуҗалыгы министрлыгы тәкъдим иткән бу ысул эшләп китсә, кибет киштәләрендә җирле җитештерүчеләрнең дә ризыкларын күрү бәхете насыйп булачак.
Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы федераль берлеге рәисе Сергей Торопыгин бу яңалык төбәкләргә төрлечә тәэсир итәргә мөмкин булуын белдерә. Чөнки килешүләр төзү, товарларны урнаштыру һәр төбәктә төрлечә алып баруын белдерә ул. "Аналитиклар бәяләмәсеннән күренгәнчә, кибетләрдә сатылган товар суммасының 22 проценты товар әйләнешен көйләүгә тотыла, җитештерүчегә барлык акча да барып җитми", - ди ул.
Күбесе читкә китә
Татарстанда 50гә якын авыл хуҗалыгы кооперативы эшли. Араларында аягында нык басып торган, шактый зур күләмдә продукция җитештерүчеләр дә бихисап. Алар нәрсәгә өмет итә? Республиканың фермер хуҗалыклары ассоциациясе әлеге яңалыкка бик сак карый. Алар фикеренчә, бу тәкъдим җитештерүчедән бигрәк, сәүдәгәрләргә файда бирергә мөмкин. "Яңалык кертер алдыннан фермерларның фикерен сорап тормыйлар, - ди фермер хуҗалыклары ассоциациясе җитәкчесе Камияр Байтимеров. - Хәл итеп куялар да аннан, яхшы булыр дип уйлаган идек, гадәттәгечә килеп чыкты, дип йөриләр. Сәүдә челтәренә керү өчен бюджет ярдәмен башкачарак та күрсәтеп булыр иде. Субсидия булгач, сәүдә челтәрләре җитештерүчедән тагын да күбрәк акча сорый башларга мөмкин".
Сөт өчен субсидия түләнгәндә дә шундый ук хәл килеп чыккан. Эшкәртүче оешмалар хуҗалыклардан кабул итү бәясен төшергән. Ә шул ук вакытта кибеттә сату бәясендә үзгәреш булмаган. "Бу вакытта да Авыл хуҗалыгы министрлыгы берни эшли алмады. Яңалык кертәсең икән, сәүдә рәтләрендәге бәядә дә үзгәреш күренергә тиеш, - ди Камияр Байтимеров. - Субсидияне кертергә уйлыйлар икән, эшне җайга салучы документы да булырга тиеш. Монополиягә каршы көрәш хезмәте яки күзәтчелек итеп торучы башка оешма бу мәсьәләне күз уңында тотса, яхшы булыр иде".
Җитәкченең бу сүзләрне әйтүе юкка түгел. Безнең фермерлар да үзләре җитештергәнне сәүдә челтәрләрендә сатарга тырыша, тик аларга үтеп керү генә кыен. Шул ук вакытта ярминкәләргә дә, базарларга да чыгалар. Күмәртәләп сатып алучылар белән дә килешүләр төзелә. Тик шунысы бар: алыш-биреш күп очракта чит өлкәләрдә эшләүче оешмалар белән төзелә икән. Татарстан продукциясе күбесенчә читкә китә. Республикада төбәкара сәүдә нокталары күп булганлыктан, һәркемнең үз тәэмин итүчесе бар. Анда безнең җитештерүчеләргә урын калмаган дияргә була. Шуңа да Татарстан продукциясен кибет киштәләрендә артык күп дип әйтеп булмый. Сату-алуның без аңламаган, белмәгән үз законнары бар.
Көзге ярминкә соңара
Сүз уңаеннан шунысын да әйтергә кирәк: фермерлар катнашындагы көзге ярминкәләр бераз соңрак, киләсе атнаның шимбәсендә башланачак. Чөнки урып-җыю эшләре төгәлләнмәгән килеш, авыл кешесе үстергән уңышын җыеп өлгерә алмады. Моннан тыш артык җылы көннәр булганда тиз бозыла торган ит, сөт ризыкларын базарга алып килүдә дә, сатуда да кыенлыклар бар, дип аңлатты белгечләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев