Язучы Гәрәй Рәхим килсә, хикмәт көт, диләр бездә. Бу чыннан да шулай. Авырып китсәң, аңардан берәр хикмәтле рецепт, чыныгу серләрен, күңел төшенке вакытта теләсә кемне селкетеп җибәрерлек сүз алып калабыз. Җырлаткан, мәзәк сөйләп, хәл беткәнче көлдергән чаклары да бар. Бүген исә әдәбият һәм милләт турында сөйләштек.
– Гәрәй абый, узган ел мәктәпләрдә татар теленең кысрыклануы белән дә тарихка кереп калды. Шушы уңайдан, тел өчен көрәштә язучылар пассив булды, дигән фикерне еш ишетергә туры килә.
– Мин бу фикер белән килешмим. Әйдәгез, сәбәпләрне ачыклыйк әле. Әйтик, 2018 елда Россия Мәгариф министрлыгы, гомумән, федераль үзәк милли телләргә игътибарны киметү ягында булды. Алар моның нинди авыр нәтиҗәләргә китерүен аңлый алмады. Милли телләрне укытуны киметү Россия Федерациясенең төп нигезенә, яшәү рәвешенә зыян китерә, илнең төп юлын тарайта. Бу мәсьәләдә шау-шу кузгалды, монда язучылар да актив катнашты дип саныйм. Бу шигърияттә дә ачык күренә. Әйтик, тел турында шигырьләр бик күбәйде. Туган телне бетерү – милләтне бетерү дигән сүз. Чөнки милләтнең иң беренче билгесе – туган тел. Үз теле булган милләт кенә милләт була ала. Әлбәттә, милләтнең башка факторлары да бар. Әйтик, музыка, гореф-гадәт, аш-су, кием-салым. Ләкин тел булмаса, боларның да әһәмияте калмый. Дөресен әйткәндә, Россия җирлегендә инде ничәмә-ничә йөз еллар туган телләрне һәм милләтләрне бетерү юлыннан бардылар. Телләрне бетерүнең нинди генә чараларын уйлап тапмадылар. Милли мәктәпләрне ябып, хәзер инде татар теле укытучыларын әзерли торган кафедраларны юкка чыгарып, милләтне бетерәбез дип уйладылар, күрәсең. Ләкин татар һаман да бетмәде, алга барды. Хәтта язучы, галимнәрне төрмәләргә утыртып та милләтне юкка чыгарырга тырыштылар, ниятләре барып чыкмады. Хәзер исә мәгариф өлкәсендә эшләүче галимнәр шундый чара уйлап таптылар, монда кылыч та, кан кою да кирәкми. Аның телен генә бетерергә кирәк. Бу – мәктәптә үз телеңдә укытуны, имтихан бирүне бетерү. Шуңа күрә бүген республика җитәкчеләренең, галимнәрнең, язучыларның төп бурычы туган телне саклап калу булырга тиеш. Әйе, Россия Мәгариф министрлыгы чыгарган канун буенча туган телне атнага ике сәгать укыту каралган. Ләкин бит канунның тагын бер өлеше бар. Ата-аналар һәм балалар теләге белән татар мәктәпләрен булдыру, укыту мөмкинлеге бар. Без бүгенгә кадәр шушыны файдалана алмыйбыз! Ата-аналардан 40лап гариза булса, милли мәктәп оештырырга мөмкинлек бар юкса. Ләкин без шуны эшләмибез яки киресен эшлибез. Чөнки халык, татар теле белән ерак китеп булмый, дип уйлый. Ата-аналар белән турыдан-туры эшләп, татар мәктәбендә белем алу турында гаризалар яздыртырга кирәк. Без бер дулкын булып, татар мәктәпләрен саклыйбыз дип күтәрелергә тиеш идек. Ләкин каршылык бик аз булды. Ә язучылар арасында бу фикер яши, ул аларның әсәрләрендә дә, чыгышларында да күренә. Ләкин алар күпме генә кычкырса да, эш барып чыкмаячак. Бу мәсьәләне Хөкүмәт, министрлыклар, депутатлар, район хакимиятләре, мәктәпләр генә хәл итә ала. Тик алар бу мәсьәләне хәл итүгә аз катнаша. Димәк, безгә депутатларның да фикеренә тәэсир итү кирәк. Чөнки җитәкчеләр һәм депутатларның күбесе әле һаман да “безнең фикер генә дөрес, язучылар, журналистлар безне тыңлап кына эш итәргә тиеш” дигән ялгыш уй белән яши. Юкса тел мәсьәләсе һәммәбезнең бергәләшеп эшләвен таләп итә.
– Быел Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау булачак. Бу җәһәттән Сезнең фаразлар нинди? Дәүсовет татар телен чын күңелдән кайгыртучы депутатларга баермы?
– Ул шулай булса, бик яхшы булыр иде. Безгә бүген яшьләрнең дә депутат булырга омтылуы кирәк. Ләкин мондый омтылыш күренми. Барыбер үткәрмиләр дип уйлау ялгыш, хәрәкәт кирәк. Шул ук татар теле һәм әдәбияты буенча эшләүче галимнәр, укытучылар, җәмәгатьчелек эшендә актив катнашучылар – барысы да депутат булырга омтылырга тиеш. Омтылмыйлар дип тә әйтеп булмый, ләкин депутатлыкка әзерләүче даирәләрдә без әйткән мәсьәләләрне аңлау дәрәҗәсе әллә ни зур түгел дип уйлыйм. Һаман да шул баерак, югары чинлы кешеләрне сайларга тырышалар. Юкса байлар, депутат булмаса да, милләткә ярдәм итә ала. Аларның мөмкинлекләре депутатларга караганда зуррак. Шуңа күрә депутатлыкны шәхси эшендә, бизнесында гына файдаланырга тырышучылар мөмкин кадәр кимесен иде.
– Язучыларның ел йомгакларында “кызганыч ки, дөньяны шаулатырлык әсәрләр тумый” дигән фикер дә яңгырады. Моның сәбәбе нәрсәдә соң?
– Сәбәп бик гади: илдә, шул исәптән Россиядә дә милли әдәбиятка игътибар бөтенләй юк. Безгә, дөньяга чыгу өчен, тәрҗемә эшен җайга салу сорала. Ә бу бездән генә торган мәсьәлә түгел. Чөнки булган тәрҗемәләрне Татарстанда нәшер итү әсәрне кысалардан чыгарырга барыбер ярдәм итми. Мәскәү исә милли әдәбиятлар белән аз шөгыльләнә. Бездә генә түгел, башка милләтләрдә дә шул ук хәл бит. Башкортстанда, мәсәлән, Мостай Кәримнәр китте, анда дөньяга күтәрелерлек шәхесләр дә бардыр, ләкин Мәскәү алар белән кызыксынмый. Әлбәттә, үзебездә дә гаеп бар. Бөтен көчебез телне, милләтне саклауга китә, бик авыр шартларда яшибез. Ә бу инде үтелгән этап булырга тиеш иде. Милләтне саклау турында бүген сөйләшкән өчен бик оят булырга тиеш безгә. Милләт моңа кадәр сакланган булырга тиеш иде инде. Ә бүген бөтен көчебезне шуңа сарыф итәбез. Сарыф итмибез икән, бөтенләй бетәбез. Бу мәсьәләләр белән шөгыльләнү, шуларны әдәбиятта чагылдыру исә дәүләтле халыкларга бөтенләй кызык түгел. Алар бу чорны үткән инде. Алар хәзер үзләренең телендә язылган китапларның дөнья күләменә чыга алуына ышана. Без ышана алмыйбыз. Ә бит күтәрелде берничәсе. Урыс телендә татарны бетереп, мыскыл итеп язган әсәрләрне күтәрәләр һәм, кызганыч ки, без аларны үзебез дә күтәрәбез. Үзебездә үк татарны бетерә торган әсәрләрдән кино ясыйбыз, спектакльләр куябыз. Бу гамәлләрне үз-үзебезгә каршы эшлибез.
– Сез – китапханәләр челтәрендә үткәрелә торган “Ел китабы” бәйгесенең жюри рәисе дә. Татар китабын укучылар артамы, кимиме? Халыкның зәвыгы ни дәрәҗәдә?
– Без – Россиядә ел китапларына бәйге үткәрүче бердәнбер милли республика. Нәтиҗәләр бер елда укылган китапларның саны буенча ясала. Сер түгел, китапны уку кими. Чөнки әлеге дә баягы – “татарча укып, зур урынга күтәрелеп булмый” дигән фикер халык күңеленә нык кереп урнашкан. Бу фикерне юк итү өчен, мәгариф системасының үзгәрүе, югарыдагыларның милләткә карата фикерләренең яхшыруы кирәк. Китапның дәрәҗәсе төшүгә укучы да, язучы да гаепле түгел, китап дөньясына мөнәсәбәт гаепле. Югарыдан төшкән мөнәсәбәт бөтен нәрсәне уңай якка да, тискәрегә дә хәл итә ала. Бездә әле тискәре якка гына эшли. Мин – 1941 елгы, 50 нче елларда мәктәптә бары тик татар телендә генә укыдым. Атнасына 1-2 сәгать урыс теле, әдәбияты укытыла иде, калган бөтен фәннәрне дә татарча укыдык. Татар теле аша без дөньяга чыктык. Хәзер киресенчә.
Зәвыкка килгәндә, без бит укучыны үзебез дә бозабыз. Язучылар һаман мәхәббәт өчпочмагы тирәсендә бутала. Милләт язмышы, халык язмышы, халыкның гомуми язмышының аерым шәхесләргә тәэсир итүе турында әсәрләр исә аз. Яшьләрнең поэзиясе фәлсәфи яктан бик көчле, ләкин әлеге дә баягы әдәби публицистика җитеп бетми. Җыларга кирәк халкың турында, киләчәкне ничек яхшырту юлларын күрсәтергә кирәк. Ә безнең яшьләрнең күбесе начар якларны күрә, милләтне ничек үстерергә дип баш ватмый, сәбәп һәм тәкъдимнәр күрсәтми.
– Шигърият турында сүз чыккач, заман поэзиясендәге төп темаларны барлыйк әле.
– Аерым темаларны гына алу дөрес булмас иде. Ләкин һаман да төп тема әнә шул мәхәббәт тирәсендә чуала һәм язучы шәхси эчке хисләрен шигърияткә чыгару юлларын эзли. Бу – начар түгел, поэзияне баетучы күренеш. Тик шул ук вакытта шигъриятнең публицистикасы, сәяси ягы да күтәрелсен иде.
– Бездә җыр бәйгеләре күп үткәрелә. Алардан чыгып, җыр текстлары әдәби әсәр булудан туктады бугай, дигән фикергә киләсең.
– Җыр түгел, эстрада жанры туктады. Әлеге жанрдагы шигырьләр, җыр текстлары шулкадәр түбән дәрәҗәдә язылган, бер-берсен кабатлаулар бик күп. Әйтик, бөтен җырда диярлек чишмә ага, каеннар шаулый, сары яфраклар өзелеп төшә. Әниләр турында текстлар эстраданың 80-90 процентын тәшкил итә. Аларда, әнием, мин сине сагындым, авылга кайтып бер күрәсем килә, дип өзгәләнәләр. Иренмичә берничә җырны карап чыктым. Баксаң, сагындым дип өзгәләнгән авторларның әниләре Арча районында гына яши икән. Авторлар шунда туып үсеп, хәзер Казанда яшиләр. Казаннан Арчага кайту бик авыр микәнни инде, дип уйлап куйдым. Бу автор-башкаручылар чит ил машинасында җилдерә юкса. Нигә анасын кайтып күреп, сагынуын басмый ул? Моның зур сәбәбе бар. Чөнки әни турында җыр акча китерә. Димәк, ул әле дә әнисен имә. Мондый җырлар әниләрдән читләшүгә алып бара, минемчә. Чөнки, туйдырды инде бу җыр, дигән фикерне әледән-әле ишетергә туры килә. Радио-телевидение, концертлар әниләр турында җыр белән тулды. Эстрада жанры һаман да үз көенә тәгәрәсә, татарча җырдан да, әниләрдән дә бизеп бетмәбез микән дип шикләнәм мин.
– 2018 ел язучылар өчен нинди булды?
– Язучы бер көнлек күренеш белән генә яши алмый. Ул бүгенге күренешләрне киләчәктә әдәби әсәрләрне баету өчен файдаланырга тиеш. 2018 елда чыккан әсәрләребезне барласак, поэзиядә бигрәк тә, башка жанрларда да әдипләр шушы юнәлештә эшләде. Ләкин шунысын да әйтеп китәргә кирәк: чор әдәби жанрларда гына түгел, публицистикада да чагылырга тиеш. Язучы публицистикасы белән журналист публицистикасы исә бер-берсенә бик якын. Алар икесе дә халкыбыз тормышын, үзгәрешләр һәм киләчәккә өметләрне чагылдыра. Ләкин бу ике публицистика бер-берсеннән аерыла да. Журналистлар төп-төгәл фактларга нигезләнә, ә әдәбият, бүгенгене узган тормыш белән чагыштырып, киләчәккә өметләрне берләштереп язылганга, чын мәгънәсендә фәлсәфи әсәргә әйләнергә мөмкин. Бу яктан караганда, журналистларыбыз әйбәт эшли дип уйлыйм, ләкин әдәби публицистика булган мөмкинлекләрен файдаланып бетерә алмый. Моның сәбәпләре бар. Беренчедән, язучылар бүгенге тормышка бик тирән керә алмый. Бу – киләчәк эше. Икенчедән, темалар бик тиз үзгәреп тора. Мәсәлән, совет чоры һәм коммунистлар партиясе чорындагы публицистика авторлардан конкрет кешеләр һәм аларның хезмәте турында очерклар язуны таләп итә иде. Әдәби публицистиканы менә шушылай аерым кешеләр турында гына язу тарайта да инде. Ул, шушы кешеләр язмышларын, эшчәнлекләрен фәлсәфиләштереп, илне, халыкны, милләтне киләчәккә күтәрүнең төп бурычларын ачыкларга тиеш. Бу яктан караганда, без әле бүген дә совет чоры таләпләрен үтәүдән читкә китә, тормышның яңа борылышларына кереп җитә алмыйбыз. Шуның аркасында әдәби публицистика әле үзенең чын бурычын үтәп бетерә алмый.
– Бәлки бу жанрның аксавына әдәбиятка яшьләрнең аз килүе дә сәбәпчедер?
– Яшьләргә публицистикада иҗат итү өлкәннәргә караганда авыррак. Ни өчен дигәндә, өлкәннәрнең тәҗрибәсе бар, алар нәрсәнең кирәк, ә нәрсәнең кирәкмәвен аңлый. Без шундый чорда: совет чоры таләпләре китте, яңалары әле чыгып җитмәгән. Яшьләр шуны аңлап бетерә алмый. Монда берәүне дә гаепләп булмый, фәкать тырышлык сорала. Ләкин яшьләрнең тырышырга теләмәүләре дә бар. Ни өчен теләми? Чөнки публицистиканы әдәбиятта вак нәрсә дип кабул итәләр. Шигырь язу – мәсәлән, бөек иҗат, ә публицистика – көндәлек иҗат, дигән караш таралган.
Нет комментариев