Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Әнием әтиемне көтте...

Мин, бер әнигә бер кыз гына булып үскәнлектән (әтием сугыштан кайтмады), әниемне югалтсам, дөньяда яши дә алмам төсле иде. Тик, ничектер, бу югалтуны мин зур түземлелек, сабырлык белән кичерә алдым. Кайберәүләр кебек еллар буе елап та йөрмәдем. Әниемне яхшы белгән бер апа: "Әниең синең әйбәт кеше иде, башкаларга ярдәм итеп,...


Әйе, әнием минем чыннан да изге кеше булгандыр. Ул сигез айлык чагында әнисез, өч яшендә әтисез, егерме өч яшендә ирсез калган. Әтием сугышта чакта әниемнең беренче баласы, минем апам, дөнья куйган. Әнием гомере буена әтиемне көтеп яшәде, аның һәлак булганлыгына, бары тик соңгы елларда "Хәтер" китабыннан укып белгәч кенә ышанды.

Авылдан Казанга килеп, әнием сугыштан соңгы иң авыр елларда йорт салып керде. Законсыз салынган йортларны, миченнән төтене чыкмаса, хөкүмәт җимертә торган иде ул чакта. Шуңа әнием бер төндә йортыбызга үзе мич чыгарды. Иртән мичебездә чәебез кайный, ашыбыз пешә иде инде. Йортыбыз да исән калды.

Ул мичтә пешкән ашларны кем генә ашамады безнең! Заманасы да башка иде шул! Ачкычлар - урам як ишек төбендәге аяк җәймәсе астында. Авыл кешеләре, туган-тумача, белгән-күргәннәр килгәндә, ачкычны алып өйгә керә дә мичкә чуен белән әни утыртып киткән ашны салып ашый.

Хатын-кыз салган йорт әлләни зур түгел иде инде ул. Шулай да, кемнәр генә тормады бездә! Авылдан килеп, югары уку йортларында укучылар дисеңме, вакытлыча торыр урыны булмаган туганнар, дуслар дисеңме... Әле бервакыт вокзалда кунып, авыл хуҗалыгы институтында имтихан тоткан украин малаен да сыендырдык. Аны безгә әниемнең йомшаклыгын белгән күршеләр ияртеп алып кайтканнар иде. Озак еллар ул малайның әнисе минем әниемә рәхмәт хатлары язып торды. Үзе ятим үскәнлектән, әнием ятимнәрне кызгана иде. Әнисе исән булып та ятим үскән бер кызны кияүгә чыкканчы үзебездә үз кызы кебек ун ел буена тотты. Хәзер дә без аның белән туганнарча аралашып яшибез.

Белгән-күргәннәр минем әниемне "йорт салган хатын", дип йөртәләр иде. Ул кечкенә генә "сыпушка" йортын эче-тышыннан сылап җылытты, зурайта, үстерә барды, сарайлар җиткерде. Бер дә әтиле гаиләләр тормышыннан ким түгел иде безнең тормышыбыз. Шуның өстене, әнием таңнан торып эшкә киткәнче, бер күлмәк тегеп бетерә, шөлләр бәйли, юрганнар сыра торган иде. Элек колхоз эшенә бергә йөргән чакларын искә алып: "Әниеңнең кесәсендә һәрвакыт йомгагы булыр, юлда барганда да бәйләү бәйләп йөри иде", - дип сөйлиләр миңа авыл кешеләре дә.

Алырга түгел, бирергә ярата иде минем әнием. Үзем үсеп, дөнья күрә башлагач, әле мин әниемне тәнкыйтьләп тә алгалый идем: "Ире тапкан малы юк бит, ничек шулай көч куеп тапкан, үзенә дә бер тамчы малын җиңел тарата икән?" - дип уйлый идем. Әниемне жәлләгәнмендер инде. Шулай "Зингер" тегү машинабызны күрше-күлән, белгән-күргәннөр гел сорап алып торалар, күтәреп китәләр, күтәреп китерәләр. Бервакыт мин: "Әни, машинаны бирмә инде, ватарлар", - дидем. Үземнең дә тегү тегә башлаган чагым, машина кадерен беләм. Әнием: "Үсәрсең, машина сатып алырсың да бирмәссең", - диде. Дөрестән дә, ул машинаны кемдер төшереп ватты. Бер оста: "Төзәтеп булмый, миңа кирәк-яракка гына сат", - дип, әллә дөрес, әллә ялганлап, бушка диярлек машинабызны алып китте. Мин үсеп, олыгаеп беткәч тә инде безнең андый яхшы машинабыз булмады. Тик әниемнең мин бер генә тапкыр да машинасын кешегә биреп торганына үкенгәнен ишетмәдем.

Олыгайгач, әниемне бик күп Коръән ашларына йөрттеләр. Укуын ишетеп ошаткан кешеләр аны ераклардан килеп алып китәләр иде. Табында ул бервакытта да кирәкмәгән сүз сөйләшмәс, урынсыз кисәтүләр ясамас, үзен башкалардан өстен куймас иде. Садаканы: "Каян килсә, шунда китәргә тиеш", - дип таратырга тырыша иде. Вафаты алдыннан үзе яткан хастаханәгә барып, садакага килгән сөлге-тастымалларын үзен караган хастаханә хезмәткәрләренә, русны, татарны аермыйча, таратып кайтты. Шулай, тирә-юньдә уңганлыгы, кешелекле булуы белән дан тоткан әнием белән миңа 60 яшемә кадәр яшәү насыйп булды, Аллага шөкер. Мин бик-бик бәхетле ул яктан...

http://www.syuyumbike.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев