“Әнием рухын рәнҗетергә хакым юк!”
897
0
Саша балачагын, яшьлек елларының җәйге өлешен шушы авылда үткәрә. Авыл малайлары белән балык каптырулар, урманга йөрүләр, авылның нәкъ уртасындагы күллектә су керүләр дисеңме... Авыл маҗараларын сагынып искә алырлык хатирәләре аз түгел аның. Уку башланырга санаулы көннәр кала гына аны шәһәрдән кайтып алалар. Гомер уза икән шул.
Александр Казан химия-технология институтына укырга керә, аны уңышлы гына тәмамлап, кулына диплом ала. Әтисе Петр дәдәй белән әнисе Роза түтигә генә улларының уңышларына озак юанып яшәргә насыйп булмый. Картаерга да өлгерми, бер-бер артлы дөнья куялар. Инде үз эшен ачып җибәргән, бизнеска ныгытып юл ачкан Александр көннәрдән беркөнне үзе эшләгән компаниянең генераль директоры дәрәҗәсенә күтәрелә. Бу коллективта инде 13 ел хезмәт куя ул. Эше көйле бара, кул астында 15 хезмәткәре бар. Ә әлеге төбәк белән бәйле язмышы кинәт кенә, көтмәгәндә-уйламаганда башлана. Әнисенең берничә тапкыр төшенә кереп, улыннан авыл уртасындагы күлне сафландыруын соравы аны уйландыра башлый. Авылга кайтып, күл буена килә. Чыннан да, сулык тынчыган, ләм баскан, сазлы баткаклыкка әйләнә башлаган, сулыш алырга интегә сыман тоела аңа. “Әнием рухын рәнҗетергә хакым юк!” Үз-үзенә бирелгән вәгъдә-сүз, аны кабат-кабат күл янәшәсенә алып килә. Көннәрдән беркөнне район җитәкчелеге рөхсәте белән ул территорияне арендалауны рәсмиләштерә. Аннан булган акчасын шушы күлне чистарту эшләренә тота. Беренче елны экскаватор юнәтеп, аны дүрт метр чамасы тирәнлеккә төшеп чистартуга ирешә. Икенче елны исә күлнең тирә-ягы таш белән ныгытыла. Инде өченче елны матур койма белән әйләндереп алынган күл авыл халкының яраткан ял урынына әйләнә. Александр күлгә балык җибәрү җаен да таба. Бүген авыл балалары, кайткан кунаклар, биредә балык чирттереп, табигать хозурлыгында утыруны бик хуш күрәләр икән.
– Менә шушы күлдән башланды инде барысы да. Авыл халкының һәм район хакименең гамәлләремне хуплавы миңа канат куйгандай булды. Атам-бабамнар тире тамган җир бит. Ә нигә шушындый матур авылны ташларга ди?! Шәһәр кешесе булсам да, монда җаныма тынычлык табам. Әнием дә инде хәзер төшләремә рәхмәт укып кына керә. Берчакны авыл өстендәге ташландык ферма биналарын күреп, йөрәк әллә нишләп китте. Ходай сиздергәндер инде. Шулай уйланып, җимерек биналар, сүтелгән гараж, чәчелмәгән, билчән-әрем баскан басу читендә басып торганда, авыл җирлеге башлыгы Исмәгыйль Нәгыймович белән элеккеге район башлыгы Илһам Госманович килеп төштеләр. Алар нәкъ менә шушы хуҗасызлыктан ничек котылу турында баш ватып йөриләр икән. Алар тәкъдим ясады, ә мин шундук аны кабул иттем. Куллар бирештек тә янәдән эшкә тотындым. Монысы күл генә түгел мин әйтәм, зур хезмәт, шактый чыгым кирәк булачак. Шәһәрдәге оешманы да тартып барасы бар бит. Машинаны яңартасы килә. Ул мәсьәлә дә арткы планга чикте, – дип искә ала Александр фермерлыкка тәвәккәлләгән көннәрен.
Бүген ул җитәкләгән “Григорьев А.П.” крестьян-фермерлык хуҗалыгы карамагында 340 гектар чәчүлек җир исәпләнә. Ул тиз арада менә дигән ике команда төзи алган. Беренчесе – механизаторлар. Әлеге хуҗалыкның оешуының беренче көненнән бирегә эшкә килгән бертуганнар Николай белән Андрей Плотниковлар, Николай Петухов, Владимир Спиридонов, Николай Михайлов – иңнәрендә инде моңа кадәр дә берничә дистә ел механизаторлык стажы булган авылдашлары. Алар янәшәсендә Сергей Рыбин гына Шеморбаштан килеп эшләп йөри. Ул – шулай ук төбәкнең танылган механизаторы.
Хуҗалыктагы өч комбайн, алты трактор, барлык тагылма агрегатлар алар җаваплылыгында икән. Быел гына тагын дистәгә якын яңа төр техника кайтарганнар. Алары да буйсына осталар кулына, серләренә тиз төшенәләр.
Хуҗалыкта эшләүче икенче команда өч төзүчене берләштерә. Биредәге төзелеш инкыйлабы башында Николай Краснов, Василий Федотов, Григорий Кутузов тора. Алар бүген 50-60 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән бинаны сафка бастырып киләләр. Ул авыл эшмәкәрлегенә тормыш иптәшен – Казан кызы Марьянаны дә тартырга була. Тагын бер айдан бирегә 50 үгезне алып кайтып бәйләргә планлаштыра алар. Тирес чыгару транспортерлары урнаштырылып беткән, терлекчеләргә хезмәт күрсәтү юллары – тамбурлар агачтан җәелгән, малларның ятак урыннары нигезен бетон аслык белән түшәү төгәлләнеп килә. Түбә яңартасылары, стеналарның тышын зәвыклыйсы гына кала.
Салкыннарда да ремонт эшләре башкарылып, запас частьлар тупларлык, агрегатлар кертерлек бүлемнәре белән гараж торгызылган. Ягулык-майлау склады төзеп куйганнар. Быелгы икмәкне урнаштыру өчен яңа ангар сафка баскан, ачык һавада ашлыкны эшкәртү мәйданчыгы булдырганнар. Барысы бер түбә астында сыман, база территориясен, биналарны тирә-яктан тимер койма белән уратып алганнар.
Икмәк дигәннән, хуҗалыкның әле узган елдан калган ашлык запасы да байтак. Быел да зур уңышка өметләнеп торалар. Соңгы өч елда ул терлекчелек тармагы өчен генә 15 миллион сумнан артык инвестиция керткән. Һәм керткәннәренең әҗере кайтарына нык ышана. Күпме эш урыны булдырган. Биредә хезмәт куючылар эш шартларыннан, хезмәтләренә түләүдән, үзләренә хуҗалары тарафыннан булган ихтирам-хөрмәттән бик канәгатьләр. Терлекчелек фермасы ачылуга менә тагын берничә авылдашына яңа эш урыны булачак. Авылдашлары диюем юкка түгел. Шеморбаш авыл җирлеге башлыгы Исмәгыйль Сафин әйтүенчә, Александрны Алан-Полянда үз уллары саныйлар икән.
– Кешеләргә сөенеч бүләк итә алу ул – үзе бер олы, изге гамәл. Байлыксыз, акчасыз да яшәп булмый, шул ук вакытта байлык дип һушыңны җую, акча алдында кол булу, шуның аркасында янәшәңдәгеләр белән санлашмау, аларны күрмәмешкә салышу да дөрес яшәеш түгелдер дип уйлыйм мин, – ди Александр.
Алан-Полян авылында (Балык Бистәсе районы) булган көнемдә аның ике кызы Яна белән Диана авылга кунакка кайтканнар иде. Шәһәр мохитендә үсеп килүче бу кызлар инде арыш белән бодайны аера алалар, авылның табигатенә соклана, әтиләре сафландырган күлгә килеп, матурлык күрә беләләр. Димәк, инде аларда да буыннар тире тамган изге җиргә карата хөрмәт хисе бөреләнгән, дигән сүз.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 112, 08.08.2018/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев