Ничек файдаланырга сине, җир?
Үткән ел Татарстанда 35498 гектар авыл хуҗалыгы җире максатчан файдаланылмаган. Республика буенча бер гектар җирнең үткән ел 29300 сум акча кереме биргән булуын исәпкә алсак, 1 миллиард сумнан артык акча алынмый калган дигән сүз.
Миллиард сумның авыл хуҗалыгы өчен азмы-күпме икәнен белү өчен чагыштырып карыйк. Файдаланылмыйча яткан җирләрнең һәр гектары республиканың уртача кереме күләмендә акча бирә дип уйласак, югалган акча Баулы районының кредитларын 7,57 тапкыр, Әтнә районының бирәчәген 3,79 тапкыр капларга җитәр иде. Бу акчасы булса, Кукмара районының банкларга бирәчәген җиңел генә ике тапкыр каплаганнан соң да акчасы калачак. Мөслим һәм Тәтеш районнары да шундый ук мөмкинлекләргә ия булыр иде. Ютазы, Чирмешән, Мөслим районнарының гомуми әҗәтен каплагач та, акча бераз калыр иде әле. Тукай районының бер гектар җиргә туры килә торган кереме 251 мең 100 сум булуын искә алсак, җир потенциалын файдаланмау сәбәпле республика буенча керми калган акча күләме 9 миллиард сумга якынлашыр иде.
Дөрес, керемне җир үзе генә бирми, җирдән алган ашлык һәм печәнне иткә, сөткә, техник культуралардан алынган продукциягә әйләндергәннән соң гына акча кереме сумнарның артына нульләр өсти башлый. Үткән ел Чирмешән районы, мәсәлән, 1 гектар сөрүлек җиренә 5200 сум гына керем алган. Бөгелмә, Спас, Минзәлә, Кама Тамагы, Әлмәт районнарында бер гектар җирдән 11 меңнән артык, әмма 12 мең сумга тулып җитмәгән акча эшләгәннәр. Балтач районы җирләренең гектары - 34 мең 700, Әтнә районы җирләре - 36 мең, Лаеш районы гектары - 59 мең, Яшел Үзән районыныкы 132 мең 500 сумлык керем биргән.
Авыл хуҗалыгы максатларында файдаланылмаган җирнең күплеге белән Биектау районы рекорд куйган: анда 3262 гектар җир сөрелмәгән-чәчелмәгән. Бу районда азык-төлек үстерүче буларак җиргә кул селтәгәннәр, чөнки чәчелмәгән җирләр мәйданының артуы бер ел эчендә 2113 гектардан да артып киткән. Дөрес, биектаулылар, ихтимал, җирне башка максатларда файдаланганнардыр, чөнки шәһәр тирәсе районнарында җир башка мөмкинлекләре белән ымсындыра. Спас, Алабуга, Лениногорск районнарында 2 мең гектардан артык җир авыл хуҗалыгы культуралары үстерү өчен файдаланылмаган. Болар барысы да җиргә икмәк бирүче буларак караудан баш тарта башлаганнар, чөнки максатчан файлаланылмаган җирләр елга меңәр гектарлар белән арта. Балтач районы үткән ел бер гектар җиренә чәчмәгән, Ютазы, Әтнә, Чүпрәле, Апас, Актаныш, Саба, Теләче, Алексеевск, Буа, Баулы районнарында һәр гектар җир эшкәртелгән. 2015 елда 2038 гектар җирен файдаланмаган Чирмешән районы үткән ел барлык җирләргә дә чәчкән. Йөз гектар җиргә Татарстанда уртача 19 баш мөгезле эре терлек туры килә. Мөгезле эре терлек өстәмә кыйммәт барлыкка китерүе белән хуҗалыкларның рентабельлек күрсәткечен яхшырта, аларны табышлы итә ала.
Бу җәһәттән караганда, республиканың җирдән алынган продукциягә өстәмә кыйммәт ялгау потенциалы бик зур әле. Арча районында йөз гектарга - 30 баш мөгезле эре терлек, Саба районында - 39, Әтнә районында - 45, Балтач районында 46 баш сыер хайваны туры килә. Йөз гектар җирнең 50 баш мөгезле терлек туйдырырлык потенциалы бар дип исәпләсәк (моннан тыш әле ул ипи пешерерлек ашлык та бирәчәк, уңыш бик яхшы булган елларда ашлыкны читкә сату мөмкинлеге дә бүләк итәчәк), Татарстанның, ит һәм сөт җитештерүне якынча ике тапкыр үстереп, экспортка чыгарырлык җитди мөмкинлеге бар дип әйтә алабыз. Сыйфатлы продукция җитештер дә (лейкозлы һәм антибиотиклы сөт белән чит базарларга чыга алмыйсың, үзебезне агуларга гына ярый алар), хөкүмәт базарлар гына тапсын. Чирмешән районында йөз гектарга - 6 баш, Спас районында - 7 баш, Бөгелмә районында 8 баш кына мөгезле эре терлек туры килә.
Авыл хуҗалыгында уртача хезмәт хакы нигездә ит һәм сөтне күпләп җитештерүче районнарда югарырак икәнен исәпкә алсак, мөгезле эре терлек асрау, аның продуктлылыгын үстерү илне азык-төлек белән тәэмин итү ягыннан гына түгел, республика бюджетын тулыландыру җәһәтеннән дә әһәмиятле икәненә төшенербез, чөнки физик затларның кеременә салым тулысынча республика бюджетында кала. Спас районында уртача хезмәт хакы -10 мең 623 сум гына, Балтачта - 18 мең 320, Әтнәдә - 19 мең 556, Питрәчтә - 24 мең 876 сум. Техник культуралар җитештереп, алардан май сыгу, теплица хуҗалыклары тоту да өстәмә кыйммәт бирә һәм җирне табышлы итә ала, билгеле. Ләкин андый гектарларны арттыру мөмкинлеге чикләнгән, чөнки һәркем теплица тотса - кыярга, җитен мае сыкса - үсемлек майларына бәя төшәчәк һәм алар үзләрен аклый алмаячаклар.
Җирнең төп табыш бирү потенциалы ит һәм сөт җитештерү, аларны арзан бәядән сатудан гына гыйбарәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев