Хатын-кыз кайчан әни була? Бала тапкачмы? Әллә балага узу беләнме? Балага узгач дип әйтү дөресрәк булыр. Барыбызга да мәгълүм, сперматозоид белән күкәй күзәнәге бергә кушылгач, хатын-кыз авырга уза. Менә шушы мизгелдә баланың малаймы, әллә кызмы, аның холык үзенчәлекләре, кемгә охшаячагы билгеләнә дә инде.
Аталанганнан соң күкәй күзәнәге аналык торбасы аша аналык түренә юл тота, ул бирегә берничә көннән соң гына барып эләгә һәм ныклап урнаша башлый. Гормоннар тәэсире астында аналыкның лайлалы тышчасы аңа уңайлы шартлар тудырып кабара, йомшара. Күзәнәк ябыша, кан тамырлары үсә башлый һәм хорион - яралгы башлангычы формалаша. Бу инде күзәнәк кенә түгел, ә тирә-ягы сыекчалы тышча белән уратып алынган яралгы.
Бу урнашу якынча 14 көн эчендә тәмамлана һәм кан тамырлары аша яралгы организмга көмәнлелек турында "хәбәр итә" башлый. Ана организмы яралгыны яшәтү, баланы тудыру өчен гормональ яктан бик нык үзгәрә. Гормональ үзгәрешләр шулкадәр көчле була ки, шуңа күрә хәтта табиблар авырлы хатын-кызларны "өченче җенес" дип тә атыйлар. Мәсәлән, көмәнлелекнең төп гормоны булган гонадотропин тәүге айларда, бигрәк тә беренче көннәрдә кинәт үсә. Канда әлеге гормоннарның никадәр булуына карап хатын-кызның авырга узу-узмавын билгелиләр дә инде.
Гонадотропин исә башка мөһим гормон - прогестеронны арттыра. Бу күрем тоткарланган көннәргә туры килә: кемдер тозлы ризыклар ашарга тартыла, кемнеңдер гел генә йоклыйсы килеп тора...
Еш кына токсикоз билгеләре, иртәнге якта күңел болганулар күзәтелә. Әмма барсыннан да бигрәк авырга узуны күрем булмау һәм сөт бизләренең үсүе исбатлый.
Күп кенә хатын-кызлар авырга узуларын белгәч, күптән түгел генә спиртлы эчемлекләр, дарулар кабул итүләрен искә төшереп борчыла башлыйлар. Аларның бала сәламәтлеге турында кайгыртулары табигый хәл. Мондый очракларда белгечләр булачак әниләрне иң тәүдә "я бар, я юк" дигән закон хәл итә дип тынычландыралар. Әгәр дә яралгыга зур зыян килгән икән, көмәнлелек үзеннән-үзе өзеләчәк. Әгәр дә яралгы нормаль үсүен дәвам итә икән, димәк, барсы да тәртиптә. Монда аталанган күзәнәкнең тәүге көннәрендә ананың кан системасына берекмәве, шуңа күрә зыян салучы матдәләрнең аңар эләкми калу мөмкинлеге зурлыкны исәпкә алу да кирәк.
Сорау-җавап:
Сорау:
Күптән түгел генә баламны имезүдән туктадым. Инде бераз сәламәтлегемне карыйм дип дәваханәдә анализлар тапшырган идем, бәвелемдә фосфатларның күп булуы ачыкланды. Уролог белгеченә язылмакчы идем, аның 1 айга белемен күтәрергә китүе билгеле булды.
Миңа нишләргә? Фосфатларны киметү өчен ничек көрәшергә? Бәвел кудыра торган махсус чәйләр эчү дә җитәрме, әллә берәр төрле махсус дәвалану курсы да үтәргә туры килерме?
Зәлифә, Бакалы.
Җавап:
Кеше киңәшләрен тотып, даруханәдән төрле дарулар сатып алып, үз белдегегез белән дәвалана башларга кирәкмәс. 1 ай вакыт күп түгел, әлегә бәвел кудырткыч чәй эчә торырга мөмкинсез. Шулай ук көнгә бер тапкыр булса да, мүк җиләге морсы эчәргә була. Дәваланган вакытта иң мөһиме - сыеклыкны күп эчү, бөерләрегезгә эшсез торырга ирек бирмәү.
Ярсыткыч матдәле эчемлекләр, соклар эчмәгез, тәмләткечләр, лимон, әфлисун кебек җиләк-җимешләрне һәм башка әче ризыкларны күп ашамагыз.
Шулай ук табибка язылып куярга онытмагыз. Кирәк икән, ул сезгә дәвалау курсы билгеләр.
Гөлнара АРСЛАНОВА әзерләде
Өмет
Нет комментариев