Кая шалтыратырга икәнлеген төгәл белмәгән кеше тиз генә эзләп тә таба алмый икән бу «ышаныч телефоны»н. Эзләү юлында иң беренче очраган номерларның берсен: бөтен кешегә дә беренче психологик ярдәм күрсәтүче «Ышаныч» (Доверие) хезмәтенең номерын җыям: 277-00-00. Бу номер буш түгел! өч-дүрт мәртәбә шалтыратып карасам да, линия бушамады. Казанның психоневрологик сырхауханә каршындагы үзәгенең «ышаныч телефоны»н җыйдым: 279-55-66. Берничә тапкыр чакыргач, бу номерда, чырылдап, факс кабынды! Кыскасы, «ышаныч телефоны»на мөрәҗәгать итүгә килеп терәлсә, чыннан да эшләр хөрти буласы икән! Шушы ук хезмәтнең тагын бер номеры күрсәтелгән: 279-55-80, монысында, шалтырата башлауга нәкъ 24 секунд дигәндә, йокымсыраган тавышлы бер ханым трубканы алды, ниһаять. Ситуацияне аңлатам, бутала-бутала булса да, үземнең сорауларымны бирәм. Әңгәмәдәшем: «мин берни дә әйтә алмыйм, ул кызны монда алып килегез», - диде. Мин әйтәм: «Ул кызны башта табасы бар бит әле!» «Алайса әти-әниләрен алып килегез», - ди… Ул ханым эшнең нидә икәнлеген дә аңлап бетермәде, ахры. Кыскасы, вакыт әрәм итеп ник шалтыратканыма үкендем.
Айгөлне көне буе эзләделәр ул көнне. Әниләре районда исемнәре шактый танылган өч күрәзәчегә барган. Өчесе дә, беравыздан: «Төш вакыты җиткәч, үзе кайта, борчылмагыз, әле кайтырга куркып кына ята», - дигән. Полиция хезмәтенә шалтыратканнар, Мамадыштан 20 кешелек волонтерлар төркеме дә килгән. Айгөлнең үзен бик үк аралашучан кыз дип булмый, артык якын, сердәш кызлары да булмаган, ахры, аның кайда булырга мөмкин икәнлеге турында беркем бернәрсә әйтә алмаган. Әнисе сүзләре буенча, аның интернет аша аралаша торган Кукмарада яши торган бер иптәш егете булган икән. Ирем тиз арада, Айгөлнең «Вконтакте» битендәге дуслары аша, Кукмарада яшәүче егетләрне барлап, телефоннары язылганнарына шалтыратып, смслар җибәргән. Ильяс исемле бер егет кире шалтыратты, ди. Алар чыннан да Айгөл белән күптән аралашканнар, Айгөл аны якын дусты дип атаган. 28 июнь көнне Ильяс кичке 7гә кадәр эштә булган, телефонын карамаган. 5ләр тирәсендә аның телефонына Айгөлдән мондый эчтәлектәге хат килеп төшә: «Син яхшы дус идең, Ильяс. Барысы өчен дә рәхмәт… Хуш. Әниемә мин аның алдында бик гаепле икәнлегемне әйт әле, зинһар өчен».
Мондый хаттан соң Айгөлне исән килеш табу өмете тагын да ерагая. Эзләргә дип җыелган 70-80 кеше, якын-тирә урманнарны, посадка, агачлыкларны, чокыр-чакыр, елга буйларын актарып, «чёс» ясарга җыена. Авыл үзидарә бинасы каршына җыелып, төрле якка таралып эзләүне дәвам итәргә уйлыйлар.
Минем ирем дә үзидарә бинасы каршына шушы авылның Ринат исемле кешесе белән бара. Трактор, машиналар тора торган парк тирәсенә җиткәч, Ринат абый төрле кирәк-ярак, запас частьлар тоту өчен склад итеп кулланылган элеккеге ашлык амбарларының берсенә башын тыгып эчкә күз сала…
Айгөл «Вконтакте»да аватаркасына шундый рәсем куеп калдырган.
Айгөлне алар җирдә утырган хәлдә табалар. Элмәген баскан килеш кенә муенына элгән дә кинәт утырган булса кирәк. Үз кызы белән бер сыйныфта укыган 18 яшьлек Айгөлне шушы хәлдә күреп, Ринат абый юләрләнер дәрәҗәгә җитә. Асылынам дигәч асылынган икән…
Дөресен генә әйткәндә, Айгөлнең асылыначагына мин ышанмаган идем. Кыз кешегә мондый адымга барырга җөрьәт итү өчен ниләр кичерергә кирәк икән? Әле бит асылынам дисәң дә уңайлы урын табарга кирәк, үзеңне тотып тора алырлык бау әзерләргә… Кызның гәүдәсе йорт тирәсендә табылмагач, аның асылыныр җир эзләп тагын каядыр чыгып китүе күз алдына да килмәгән иде. Минем уйлавымча, кеше үзе яхшы белгән җирдә уңайлы урында асылынырга мөмкин. Баксаң, бу тирәләр Айгөл өчен бик тә таныш булган икән. Алар әнисе белән ындыр табагында эшләгәннәр, бу амбарларның буш икәнлеген дә, бау бәйләр өчен уңайлы урыны бар икәнлеген дә белгәндер инде ул.
Килгән полиция хезмәткәрләре дә, мондый хәлнең булганы юк иде, диләр. Куркытучылар күп, ә менә уйлаганын эшләп, ахырына кадәр җиткереп, туганнарын, авылдашларын бу кадәр кайгы-хәсрәткә салган очракны беренче күрәбез, диләр. Баласын югалткан ата-ананың хәле сүз белән генә әйтеп аңлатып бирә торган түгел. Алар гына түгел, бөтен авыл халкы тирән хәсрәттә.
- Ул көнне шул иске склад янындагы кешеләрнең чирәмдә ауный-ауный елаганнары хәзер дә күз алдымда тора. Бик авыр күренеш. Үлгән кешеләрне күргән бар иде, тик чәчәк кебек яшь кыз баланы бу хәлдә күрү бигрәк гайре табигый. Үзе теләп киткән бит ул, монысы бөтенләй башка сыймаслык инде, - ди ирем.
Чыннан да, 18 яшен яңа гына тутырган япь-яшь кыз баланың шулай итеп үзе теләп гомере белән хушлашуын ни белән генә аңлатып, ничек кенә аклап була икән? Үлемнең сәбәпләрен ачыклау өчен дигән булып, хәсрәтеннән якты дөньяны күралмас хәлгә җиткән ата-анага ниндидер сораулар биреп җаннарын кыйнау урынсыз монда. Мин бары тик, үзем дә ана буларак, чын йөрәгемнән аларның тиңсез кайгыларын уртаклашам. Без, кызганычка, аларның хәсрәтләрен берни белән дә җиңеләйтә алмыйбыз шул. Бу язманы да мин, ниндидер сенсация-хәбәр артыннан куып, укучыны шаккатырыр өчен йә кайгыга баткан ата-ананың, туганнарының йөрәк ярасын тагын да тирәнәйтү өчен түгел, ә гыйбрәт өчен язам. Кеше күңеле карурман, диләр, балалар, яшүсмерләр күңеле аеруча катлаулы, нәфис бәллүр кебек, бераз гына бәрелсә дә, чәлпәрәмә килеп уалырга тора. Балаларның гомерен саклау - безнең өстә. Күрәсең, аларны тудырып, ашатып-эчертеп, өс-башларын кайгырту гына җитми, аралашу, аңлашу, ни белән яшәгәннәрен, борчуларын, эчке халәтен аңлый белергә кирәк. Дөнья куып, күп очракта нәкъ менә балаларыбызга вакыт җитми кала шул. Иң беренче эш итеп матди якны кайгыртырга гадәтләнгәнбез, ә рух, күңел халәте дигән төшенчәләр күп вакыт күләгәдә кала. Якын кешеләребезгә игътибарлырак булсак иде. Дөнья малы килә дә китә ул, тик үлгәннәрне кайтарып булмый…
Нет комментариев