Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Нәрсә ул хәләл һәм хәрам?

Әлеге темага карата сорауларга Татарстан мөфтие урынбасары, Аксубай районы мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров Шәһри Казанга җавап биргән.

–    Хәзрәт, мөселман дип язылган, әмма хәләл тамгасы булмаган казылыкны ашарга ярыймы?

–    Андый казылыкны ашарга кирәк түгел, мөселман дип язып кую гына әле аны хәләл итми. 

–    Составында коньяк, ликер булган кәнфит-тортларны да ашарга ярамыйдыр.
–    Юк, әлбәттә. 

–    Даруханәдә сатыла торган гематоген да хәрам, имеш.
–    Әйе, ул хәрам, чөнки аның составында үгез каны бар. Ә кан ул – хәрам.

–    Тавыкның канат очы хәрам санала, аны ашарга ярамый дип тә ишеткәнем бар.
–    Дөрес сүз түгел ул. Бисмилла әйтеп, тынычлап тәмләп ашый аласыз. 

–    Хәләл тамгасы белән сатылган йомыркаларны күреп, күпләрдә аның хәрамы да була аламыни дигән сорау туа.
–    Тавыкка нәрсә ашатуыңа карап. Әгәр аның ризыгында хәрам әйберләр булса, йомыркасы берничек тә хәләл була алмый. Кибет киштәләрендәге хәләл тамгасы булган йомыркалар безнең өчен ышанычлырак продукт, чөнки ул тикшерелгән. Асылда тавык йомыркасы хәләл санала. Ә инде тамгасы булмаганының без тавыкның нәрсә ашаганын белмибез. 

–    Хәләл ризык табып булмаганда, тавык итен ашарга ярый дип уйлаучылар да юк түгел.
–    Хәләл ризык табу проблема түгел хәзер, әгәр дә тавык бисмилла әйтеп чалынмаган икән, ул – хәрам. 

–    Хәләл кибеттә товарлар кыйммәтрәк, нишләп шулай дип сорый бер укучыбыз.
–    Мондый товарлар җитештерү кыйммәткәрәк чыга, чөнки аның өчен аерым линия булдыралар, терлек-кош чалучылар яллыйлар һәм башка тагын бик күп нечкәлекләре бар.  

–    Ялгыш хәләл булмаганны хәләл дип ашасаң, гөнаһы буламы?
–    Ялгышып булса, иншәАллаһ, гөнаһы булмас.

Реклама
–    Хәрам ризык ашасаң, намазың кырык көн кабул булмый. Белми ашасаң да шулаймы? 
–    Аллаһы Тәгалә – Рәхмәт иясе. Әгәр дә Аның коллары ялгышып хәрам ризык ашый һәм аның өчен чын күңелдән борчыла икән, иншәАллаһ, гыйбадәтләребезне Ул кабул итәр. 

–    Мөселман кешесенә гөмбә ашарга ярыймы?
–    Ярый.

–    Ә диңгез кысласын?
–    Хәнәфи мәзһәбе буенча балыкларны ашарга ярый, ә диңгез кысласын, мидия, устрица, сигезаякларны һәм башкаларны ашарга рөхсәт ителми, чөнки алар балык дип саналмый.

–    Кармин дигән матдә кушылган ризыклардан да ерак булырга кирәк икән?
–    Ризыкларга кушылган буягыч матдәләргә дә игътибарлы булырга кирәк. Аларга еш кына сез әйткән кармин өстәлә. Бөҗәкләрдән ясалганга, ул хәрам санала. Аллаһы Тәгалә исә безгә бөҗәкләрне ашауны тыйды. 

–    Желатин турында да аңлатып китсәгез иде.
–    Желатинны хайван сөякләреннән ясыйлар, бисмилла әйтеп суелмаган булса, ул – хәрам. 

–    Дуңгыз ите кергән казылыкны ул да Аллаһ биргән ризык бит дип ашаучыларга ни әйтер идегез?
–    Аллаһ һәр нәрсәне бирүче. Шул ук дуңгыз итен дә, башка хәрам әйберләрне дә. Әмма Ул аларны безне сынау өчен бирә. Раббыбыз Коръәндә хәрам булган ризыклардан һәм гамәлләрдән ерак булырга кушкан. Ул тыйганнардан тыела алабызмы-юкмы, менә бу Аллаһ каршында имтихан булып тора да инде.

–    Бөтенләй ач булган вакытта да ашарга ярамыймы ул хәрам ризыкларны?
–    Әгәр дә кеше ач булып, үлем дәрәҗәсенә җиткән икән, җанын саклап калыр өчен кабып куярга була. 

–    Дәвалану өчен спиртлы төнәтмәләр кулланырга ярыймы?
–    Иң элек аларны алыштыра алырдай төнәтмәләрне эзләп карарга кирәк. Табылмаса, куллану рөхсәт ителә, чөнки безнең ниятебез аны эчеп исерү түгел, ә дәваланып, файдасын күрү.  

–    Социаль челтәрдә ютәлдән котылу өчен киңәш сорап язучыга бер  кеше дуңгыз маен эретеп эчәргә кушкан. Икенчеләре ул бит хәрам дип кисәткәч, ите генә хәрам, мае – юк дип җавап язган.
–    Дуңгызның ите дә, мае да, сөяк-тиресе дә – хәрам. 

–    Сабын терлек маеннан эшләнгәч, аны кулланырга ярыймы?
–    Дуңгыздан кала башка терлек маеннан ясалганын ярый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев