Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Муниципаль хезмәткәрләр яңача ял итә башлаячак

Бүген моңа бәйле закон проекты кабул ителде.

(Казан, 22 июнь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Муниципаль хезмәткәрләрнең ял вакыты хәзер кыскарак булачак. Моңа бәйле "Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексының 8 нче һәм 25 нче матдәсенә үзгәрешләр кертү турында"гы ТР закон проекты беренче укылышта һәм тулаем бүген парламентның 29 нчы утырышында кабул ителде.

Аның нигезендә, муниципаль хезмәткәрләр, нинди вазыйфа биләвенә карамастан, ел саен бирелә торган төп түләүле отпускның дәвамлылыгы 30 календарь көнне тәшкил итәчәк. Моңа кадәр түләүле отпуск 35 көн булган.

Реклама

Моннан тыш, муниципаль хезмәткәрләргә тиешле елларын эшләгән өчен бирелә торган еллык өстәмә түләүле отпуск көннәре дә 15 календарь көненнән 10 көнгә калдырыла.

Нормалаштырылмаган хезмәт көне буенча эшләүче муниципаль хезмәткәрләрнең түләүле отпускларына исә киресенчә, 3 календарь көне ял өстәләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев