Ис газы кан составындагы гемоглобин белән бик тиз берләшә, эритроцитларны ашый. Гемоглобин белән берләшеп, организмда кислород таралуны туктата. Шулай итеп кислород "ачлыгы" барлыкка килә. Бу бик куркыныч һәм үлемгә китерә.
Ис газы белән агулануның беренче билгеләре - косасы килә, баш әйләнә, пульс ешая, тирәлектә ориентация югала.
Ис газы белән агуланган кешене әлеге газ чыганагыннан читкә алып китәргә кирәк. Саф һавага алып чыгу хәерле.
- Организмга кислород бирергә, өске киемне, галстук, каеш кебек буа торган әйберләрне салдырырга.
- Ис тигән кешене янына яткырырга, тынычлыкта калдырырга.
- Кеше аңында булса, кайнар баллы чәй, кофе бирергә.
- Нашатырь спиртында чылатылган мамык иснәтергә.
- Кирәк булса, ясалма сулыш, йөрәккә туры булмаган массаж ясарга.
- Ис тигән кешегә табиблар никадәр тизрәк ярдәм итсә, шулкадәр яхшырак була.
- Гаражда кунмаска.
- Газ горелкасын яки керосин лампасын ябык бинада кулланмаска.
- Гаражда машина двигателен эшләтеп тотмаска, машинада йокламаска.
- Морҗалар һәм вентиляция каналларын чистартып торырга.
- Мунчада булганда үз халәтеңә иътибарлы булырга, ис тию билгеләрен истән чыгармаска.
- Кисәк кенә ис тию.
- Аң югалту.
- Эйфория халәте.
Нет комментариев