Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Мунча, гараж өчен салымны беспилотник ярдәмендә билгеләргә җыеналар

"Мунча һәм гараж - зур булмаган, ләкин барыбер милек булып исәпләнә. Алар өчен дә салым түләргә кирәк", - ди адвокат.

(Казан, 5 апрель, "Татар-информ"). Мунча, гараж, өй янындагы башка корылмаларга салымны беспилотниклар төшергән аэрофотосъемка ярдәмендә билгеләргә җыеналар. Бу турыда Федераль салым хезмәтенә сылтама белән "Известия" хәбәр итә.

Бу очракта дәүләт реестрына мәгълүмат эләгүен объект хуҗалары белми калачак. Бакча йортларын кадастр хисабына куйганда да аэрофотосъемка кулланылачак. Быел мондый эшләр 12 төбәктә, шул исәптән Башкортстан, Камчатка, Пермь, Хабаровск өлкәләрендә башкарылачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

Кадастр эшләре кар эреп беткәч башлана.

Реклама

"Мунча һәм гараж - зур булмаган, ләкин барыбер милек булып исәпләнә. Алар өчен дә салым түләргә кирәк. Аэрофотосъемка вакытында капиталь булмаган корылмалар да хисапка керергә мөмкин. Шуңа күрә хуҗалар бу объектлар турында үзләре гариза бирергә тиеш булачак", - дигән "дача амнистиясе" буенча адвокат Леонид Ольшанский.

Фото: https://og.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев