Яңгыр үтү белән социаль челтәр кулланучылары коточкыч фото һәм видеолар урнаштыра башлаганнар. Ташлыярда, мәсәлән, яңгыр чиләге белән койган, бакча түтәлләре, баскыч-тупсалар һәм, гомумән, ишегалды су астында калган.
Мөслим районы Ташлыяр авылында - җәйге ташу (видео)
12 июнь көнне Мөслимдә көчле яңгыр явып үткән. Бигрәк тә ул Михайловка, Ташлыяр, Тойгелде, Мәлләтамак авылларында нык булган, дип яза http://muslumirc.ru.
Басуларда аерым бер хикмәт. Җәйге ташу башланган, диярсең. Мөслимлеләр юллаган видеолардан күренгәнчә, басу урталарыннан елга аккандай яңгыр суы төшә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев