Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Моргта «теге дөнья»дан кире кайткан ханым: «Кешенең гомере бетмәсә, үлми икән»

Элек Колхоз базарына еш йөри идек. Азык-төлек алабыз да, автобуска утырып, рәхәтләнеп сөйләшеп, шәһәр күзәтеп кайтабыз. Берсендә шулай бер хатын белән танышып киттек. Үзенең гыйбрәтле хәлен сөйләде ул безгә.

Бу хатын ире белән икәү генә яшәгәннәр. Машиналары искерә башлагач, аны сатканнар. Тотылган «Жигули»дан килгән акчаны өйдә саклаганнар. Аскы каттагы күршеләре дә бу хакта белгән. Беркөнне алар «кунакка» кергәннәр. Ишекне ачуга, берсе бу хатынның иренә балта белән бәргән, хатынга да эләккән. Икесе дә идәнгә аңсыз ауганнар. Караклар исә ул арада акча эзләргә керешкән. Әле ярый икенче күршеләре тавыш ишетеп, юньлегә түгелдер дип, полиция хезмәткәрләрен чакырткан.

Кыскасы, каракларны тоткарлаганнар. Кызганыч, балта белән башына сукканнан соң, ире гүр иясе булган. Хатынны да хастаханәдән моргка озатканнар. Мәетләр арасында берәүнең ыңгырашканын моргта җыештыручы ишеткән. Ни хикмәт, хатын үлеп җитмәгән булган. Аның башына тиз арада операция ясаганнар. Менә инде өч ел яши. «Кешенең гомере бетмәсә, үлми икән. Ирем генә янымда юк. Ә теге караклар төрмәдә утыра», - дип сөйләде ул. Кеше малына кызыгудан бер файда да юк шул.

Реклама

Миңлегөл Әдһәмова, Казан

---
Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев