Гөлсирин Илфар белән лифтта танышты. Егет кызның күршеләренә бер генә көнгә авылдан килгән булган икән. Гөлсириннең әле моңа кадәр бер егет белән дә очрашканы да, гашыйк булганы да юк иде. Дөрес, китап күп укыганлыктан, ул мәхәббәтнең җир йөзендә бар икәнен белә, үзенең дә бу сөю утында янып-көясе килә.
Әмма үзен матур дип санамый Гөлсирин, чибәр кызлар кебек чытлыклана да белми. Шуңа күрә Илфар сүз каткач, башта дәшмәде. Урамга чыгып тукталышка бер якка китәргә туры килгәч кенә сөйләшә башлады егет белән. Илфар районда техникумда укый икән. Ә Гөлсирин үзенең әнисе белән яшәвен, институтта укуын сөйләде. Илфарның авылга кайтучы автобуска ашыгуы икән, ул кызга телефон номерын язып бирде дә, троллейбуска утырып китеп барды. Гөлсирин аның йөзенә әллә ни күтәрелеп тә карамады. Унсигез яше тулса да, балачактан калган ояла торган гадәте бар иде аның. Ошатып та бетермәде ул егетне. Аңа кинолардагы кебек зур зәңгәр күзле егетләр бик матур булып күренә. Телефон номеры язылган кәгазьне дә сумка төбенә ыргытты ул.
Гөлсирин әнисенең төпчек кызы иде. Фәйрүзә апа яшь чагында Казаннан бик ерак бер шәһәрдә ире, бер улы белән гомер итеп яткан. Заводта эшләгән. Ире айнымый торган, әшәке телле сәрхуш булган. Гөлсиринне кырык яше тулып узгач кына тапкан ул. Ир балага бу вакытта инде егерме яшь булган. Менә шул малайны ире эчәргә өйрәткән. Бергәләп бәйрәм итә башлаганнар әти белән ул. Бу хәлләргә чыдый алмыйча, нәни Гөлсиринне кыстырган да, бернәрсә алмыйча туган авылына кайтып киткән Фәйрүзә апа. әнисе исән булган әле ул вакытта. Дүрт айлык баланы карарга ризалык биргән ул. Фәйрүзә апа, торырга бүлмә бирәбез дигәч, Казанда урам себерүче булып эшкә урнашкан. Аннан Гөлсиринне дә үз янына алган. Бераздан эштән бирелгән теге бүлмәне аерым фатирга алыштыра алганнар. Менә шулай тыныч тормышта яшәп киткәннәр ана белән кыз бала. Фәйрүзә апа өч җирдә җыештыручы булып эшләгән. Кием-салымга да, ашарга да акчалары җиткән. Ире турында да, улы турында да берни белмәгән ул. Улына хат язып караган, ләкин бернинди җавап алмаган. Бөтен назын Гөлсирингә биргән Фәйрүзә апа. Ни теләсә шуны пешереп ашаткан, матур киендергән. Кыз да бик тыңлаучан, ярдәмчел булып үскән. Кыш көне әнисенә кар көрәргә, боз ватарга булышкан. Беркайчан күрмәгәнгә, әтисенең дә, абыйсының да төс-кыяфәтләрен белмәгән ул. әнисе дә, киткәндә фотоларын алмадым дип, тәкрарлап килгән. Фәйрүзә апа да исерек ир белән гомер иткән елларын исенә алмаска тырышып яшәгән. Дөрес, улын сагынган ул. Ләкин ни хәл итәсең, язмышың белән килешмичә.
Беркөнне Гөлсирин, чүп пакетын төнгә калдырасы килмичә, йорт янындагы контейнерга урамга чыгып китә. Көзге җылы көн булганлыктан, өстендә өйдә кия торган юка гына халат була аның. Вакыт инде шактый соң — кичке уннар тирәсе. Чүп контейнеры яныннан кире борылганда кемдер кисәк кенә аның авызын каплап, җиргә ега. Сасы, җирәнгеч исле иреннәр аның иреннәренә ябыша. Кемнеңдер куллары халатын ертмакчы була. “Кычкырсаң, үтерәм!” — дигән тавыш аңсыз итә Гөлсиринне. Шулвакыт бер ир чүп ташларга килә. Аны күргәч, теге кеше Гөлсириннән кулларын ычкындыра.
Өйгә кергәч, әнисе күргәнче кыз ваннага кереп китә. Елый-елый юына. Бернәрсә дә сөйләми Гөлсирин әнисенә. Йөрәге авыру Фәйрүзә апа моны күтәрә алмас иде.
Керфек тә какмаган килеш, Гөлсирин иртән укырга чыгып китә. Көне буе курку хисе озатып йөри аны. Менә-менә теге кеше килеп чыгар да: “Кычкырсаң, үтерәм!” — дип әйтер кебек.
Кич белән Гөлсиринне каршы алганда әнисе: “Кухняда абыең утыра. Гаҗәпләнмә”, — дип кисәтә. Бер кешене күрәсе килмәгән кыз, кәефсез генә аш бүлмәсенә уза. өстәл янында утыручы бик начар киенгән, сәрхушкә охшаган кешенең: “Исәнме, сеңлем”, — дип әйтүеннән ул чак кына аңын югалтмый. Гөлсирин буе тавышны таный. Көне бу аны эзәрлекләгән тавыш бит бу.
Әнисенә дә берни әйтмичә урамга чыгып йөгерә Гөлсирин. Кая барырга, кемгә сөйләргә? Әнисенең йөрәген бозарга җөрьәт итми ул. Полициягә хәбәр итсәң, бик тирәнгә китеп, укыган җирендә, йортта торучы күршеләр әллә ниләр сөйли башларга мөмкин.
Озак уйлаганнан соң, сумка төбеннән Илфарның телефоны язылган кәгазьне тартып чыгара Гөлсирин. Алар бит 10-15 минут кына бергә булдылар, танырмы аның тавышын Илфар.
— Бернидән курыкма. Тынычлан. Хәзер юлга чыгам, — ди егет телефонның теге башында Гөлсириннең борчулы тавышын ишетүгә.
Алмазия ГАТИНА. Казан.
Нет комментариев