Лилия ханым Казандагы бик авыр хәлдәге авыру балалар хосписында эшли. Моннан ике ел элек 17 яшьлек улы Радик та шушы йортта әнисе күз алдында җан тәслим кылган. Хосписны икенче төрле фәрештәләр йорты дип тә атыйлар.
- Сызланмыйча, авыртуны тоймыйча китте, хоспис белгечләренә рәхмәт, улыма да җиңеллек китерделәр, үземә дә хәсрәтле көннәремдә таяныч булдылар, - ди Лилия. - Улымны коткарып калып булмады шул. Баламны югалтырмын дигән уй беркайчан башыма кермәде. Үскән саен ныгыр да авыруны җиңәр, укыр, эшләр, без дә бүтәннәр кебек яшәрбез, дип төрле планнар кордык. Бер мәлне барысы да челпәрәмә килде. Ул хәзер якты дөньяда юк инде. Күзгә күренеп йөрмәсә дә, гел янымдадыр кебек... Авыру балаларга ярдәм итүемне дә хуплыйдыр...
Хосписта Лилияне җанын-тәнен биреп эшли, диләр. Аны өйрәтеп тә торасы түгел, барысын да белә: авыру бала караучы әти-әниләрнең кичерешләрен дә, аларга ничек булышасын да, төрле сүзләр белән күңел яраларына кагылырга ярамавын да. Бүлектәгеләрнең һәркайсының үз чире, үз газапланулары, үз кичерешләре. Сәламәт чакта бер төрле фикер йөртсәң, авыр сынаулардан соң башкача уйланасың.
Ә тормыш шулкадәр тиз үзгәрә: көтмәгәндә-уйламаганда 180 градус борылыш ала да куя. Без исә аңа әзер дә булмыйбыз. Казан кызы Лилиянең дә гаилә тормышы матур башлана: кияүгә чыга, кыз таба, аннары улы туа. Малай бер айлык чагында менингококк инфекциясе белән авырый һәм шуннан мантый алмый. Эпилепсия өянәге тынгы бирми, бавыры җиткелекле эшләми, эчендә су җыела... Аңа 3 яшьтә чакта инвалид группасы артыннан йөриләр. Шул көннәрдә гаилә хуҗасы авыру бала проблемасын бик ансат кына чишә: хатыны белән аерылышу турында сүз кузгата һәм өйдән чыгып китә. Шул китүдән башка кайтып күренми.
Табиблар Лилиягә: "Балаңның саулыгы юк, гомере теләсә кайчан өзелергә мөмкин, әзер булып тор", - диләр. Радик дәвалану оешмасында ятып дәваланырга теләми. "Хастаханә палатасын бер дә яратмады, улыма анда яту психологик яктан бик авыр иде", - ди ана. Авыру малайны карарга ярый әле әнисе, кызы булыша. Укытучылар өйгә килеп укытып йөри. Лилия, улын әнисенә калдырып, эшкә урнаша, ләкин баласының сәламәтлеге какшау кабат өйдә утырырга мәҗбүр итә. 2011 елда әнисе дә яман шеш чиреннән үлә. Ул хәсрәт Радик күңеленнән дә эзсез генә узмагандыр... 2015 елда аны бик авыр хәлдә балалар республика клиник хастаханәсенең реанимация бүлегенә салалар. Хастаханәдә Лилиягә улы турында яман хәбәр җиткерәләр һәм хосписка барырга киңәш итәләр. Радик анда өч көн генә яшәп кала...
Баласын җирләгән анага ничек яшәргә? Лилиягә ул көннәрне искә төшерү дә авыр. Хосписка килгәләп йөри. Өйдән чыкканда аякларына потлы гер аскандай авыр атласа, кайчандыр улы яткан мохиттә авыру балалар, аларның әниләре белән аралашкач, күңеленә җиңелрәк булып китә. Биредә эшләп карасаң, ничек булыр икән дип уйлана башлый. Җитәкчелеккә шул хакта әйтеп, телефон номерын калдыра. "Улым Радик та монда урнашуымны теләгәндер, - ди Лилия. - Хоспис - тынычлану урыны. Күңел өчен дә, җан өчен дә... Авыр хәлдә тилмереп ятучы балаларны күрәм дә, минем улым ул кадәр азапланмаган икән әле, дим. Теләсәң-теләмәсәң дә, үзеңнең бәгырь җимешең белән чагыштырыла шул. Сабыйларның газаплануын күрү бигрәк кыен. Яннарында нишләргә белмичә әниләре бөтерелә. Аларны да аңлыйм: ашаулары - ашау, йокылары йокы түгел. Хәлләрен җиңеләйтү өчен нәрсә эшләп карыйм икән дим. Өйдә уйлар чолганышында калганчы, монда үземне әйбәтрәк, кирәклерәк итеп хис итәм".
- Лилия беренче көннән җиң сызганып эшкә кереште. Аңа бернинди дәгъвабыз да юк, - ди хосписның баш табибы Галия Хисамова. - Ул, болай итсәк, яхшырак булмасмы, дип теләкләрен әйтә. Мондагы мохитне авыру бала караган әни буларак тоя.
Баласын югалтканнан соң хоспис эшенә алынучылар тагын бар әле. Әлеге йортны булдыруда бик күп тырышлык куйган Анжела Вавилова исемендәге фонд рәисе Владимир Вавилов та - әнә шундыйлардан. Вавиловларның кечкенә кызчыгын яман шеш чире вакытсыз бу дөньядан алып киткән.
Бер ана хоспистагы "Теләкләр һәм тәкъдимнәр" китабына: "Сез булмасагыз, кая барыр идек, нишләр идек? Яшәргә көч бирдегез, рәхмәт", - дип язган. Хоспис ачылган елларда кайбер хезмәткәрләр авырлыкларга түзә алмыйча, тизрәк китү ягын карый. Ул елларда беркемгә дә җиңел булмый анысы: эш тәҗрибәсе юк, авыр хәлдәге сабыйлар килә: көйсезләнәләр, сыкраналар, үлем-җитемнәр дә булмый түгел... Болар шулкадәр тәэсир итә ки: шәфкать туташлары почмакка посып елый. "Хәзер дә елыйбыз, безнең дә йөрәкләр таш түгел, ләкин хосписта кемдер эшләргә тиеш бит дибез дә үзебезне кулга алабыз, - ди Галия ханым. - Мондый урынга очраклы кеше килми. Китәсе кеше сынау вакыты узганчы ук китеп бара".
Хосписта 17 бала кабул итү мөмкинлеге бар. Ике ел элек олылар өчен дә бүлек ачылды. Олы яшьтәгеләрнең байтагы яман шеш, йөрәк-кан тамырлары чирләре белән авырый. Балаларның күпчелеге неврология чирләреннән җәфалана. Авыр хәлдәгеләрне поликлиникалардан да, хастаханәләрдән дә җибәрәләр. Өйдә көне-төне авыру бала караган ата-анага ял, аралашу җитми, ә биредә өйдә булмаган уңайлыклар, тыныч, җылы мөнәсәбәт.
Хосписның ике бригадасы эш көннәрендә районнардагы авыру балалар янына өйгә йөри. Көнгә 6-7 пациентның өендә булырга өлгерәләр. Яшел Үзән, Арча, Лаеш, Теләче, Балык Бистәсе районнарында аларның килүен көтеп торалар. Районда яман шеш авыруларына хезмәт күрсәтүче белгеч булмаса, Казаннан ераграк урнашкан районнарга да чыгып китәләр. Авыру балага ничек ярдәм күрсәтергә икәнне әти-әниләргә, якыннарына, фельдшерларга да өйрәтәләр.
---
Ватаным Татарстан
Нет комментариев