«Мөнәҗәтләр - гаилә бизәге» дип аталган бөтенроссия бәйгесендә безнең Саба районының Шәмәрдән авылыннан Садыкова Миңненур Закир кызы да катнашты.
Ул 36 яшь һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәгеләр арасында «Соло» номинациясендә I дәрәҗәдәге дипломны алды.
"Мөнәҗәтләр - гаилә бизәге" дип аталган бөтенроссия бәйгесендә безнең Саба районының Шәмәрдән авылыннан Садыкова Миңненур Закир кызы да катнашты. Ул 36 яшь һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәгеләр арасында "Соло" номинациясендә I дәрәҗәдәге дипломны алды. Миңненур Закир кызы гомере буе Шәмәрдәндә "Тулган ай" ансамблендә җырлап йөри. Һәм шул ук вакытта концертларда аның аерым җырларын да халык яратып тыңлый. Миңненур апаны бу зур җиңүе белән кайнар котлыйбыз һәм киләчәктә дә шушындый дәрәҗәле конкурсларда аңа уңышлар теләп калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев