Могҗизага ышанасызмы?
Җиде мең ярым сум хезмәт хакына ничек яшәргә? Татарстан Хөкүмәтенең республика профсоюз активы белән очрашуында әнә шул сорауга җавап эзләделәр. "Татфондбанк"тан зыян күрүчеләргә ярдәм турында сөйләгәндә, Премьер-министр Алексей Песошин, могҗизалар булмый, дип тә әйтте.
Татарстан Профсоюзлар федерациясе бинасында узган чарага төрле тармаклардан 180гә якын профсоюз вәкилен чакырганнар. Күптән түгел яңа вазыйфага билгеләнгән Алексей Песошин узган елга нәтиҗә ясады. Шунысын да искәртте: очрашуга әзерләнгәндә "Татфондбанк" һәм "Интехбанк" тирәсендәге хәлләргә бәйле сораулар күп килгән. Алга таба зыян күрүчеләргә ярдәм итү мәсьәләләре белән Хөкүмәт җитәкчесе үзе шөгыльләнәчәк. "Схема эшләнә, аны бер-ике көндә генә башкарып чыгып булмый. Бу - бармак чиертеп кенә эшләнә торган эш түгел", - диде Премьер-министр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча лицензияләре алынган банклардан зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен махсус оешма төзелүе турында да әйтте. Бу оешмага бушка зур җир кишәрлекләре бирү күздә тотыла. Җирне файдаланудан алган табыш компенсация түләүгә тотылачак.
Татарстан икътисад министры Артем Здунов әйтүенчә, бүген банк тармагындагы кризистан зыян күргән оешма-предприятиеләргә булышу да мөһим мәсьәлә булып санала. Ник дисәң, тормышка ашыра башлаган инвестиция проектларын туктаталар икән, димәк, эш урыннары бетәчәк. Министр кече һәм урта бизнес өчен гамәлдә булган ташламалы лизинг программасы һәм микрозаймнар турында да искә төшерде. "Аларның уңай нәтиҗәсен күреп торабыз. Шул ук вакытта киң даирә эшмәкәрләр өчен бу гына аз икәне дә аңлашыла. Бизнес вәкилләре әлеге проблеманың корбанына әйләнде", - ди Артем Здунов.
Профсоюз вәкилләренең тагын бер авырткан урыны - хезмәт хакы мәсьәләсе. Баксаң, "Татфлот" суднолар йөреше компаниясендә 2013 елдан бирле айлык акчаны түләүдә тоткарлыклар бар икән. "Безгә нишләргә? Плакатлар күтәреп урамга чыгаргамы әллә?" - ди эшләгән акчасын күрә алмыйча интегүчеләр. Әлеге дә баягы банклар ябылу аркасында банкротлыкка төшкән оешмаларның да язмышы билгесез. Алексей Песошин чынбарлыктан чыгып эш итәргә киңәш итте. "Могҗизалар булмый", - диде Премьер-министр.
Татарстан Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова сүзләренә караганда, республикада реаль эш хакы күләме 2014 елдан бирле артмый диярлек. Шуның нәтиҗәсе буларак, былтыр халыкның сатып алу мөмкинлеге кимегән. Әлеге күрсәткеч хәзер 2011 ел дәрәҗәсендә. "Татарстанда яшәүче һәр бишенче кеше иң түбән куллану бюджеты күләмендә хезмәт хакы ала", - ди Водопьянова. Җитмәсә, төрле тармакта эшләүчеләрнең айлык акчасы бик нык аерыла. Түбән хезмәт хакына риза булып эшләүчеләр дә күп. Рәсми мәгълүматларга караганда, тукыма, тегү сәнәгатендә айлык акча - 16,9, урман һәм авыл хуҗалыкларында 17,7 мең сум тәшкил итә. Татарстандагы 45 районның 40ында хезмәт хакы республика күләмендәге уртача күрсәткечтән дә калыша. Хәтта "Казан Оргсинтез", "Түбән Кама Нефтехим" кебек зур оешмалар да айлык акчаны индексацияләүне кертмәгән, диде профсозлар җитәкчесе.
"Ә мәктәп, балалар бакчасында эшләүче пешекчеләр кебек 7 мең 500 сум акчага хезмәт итүчеләргә нишләргә?" - дип тә сорады залда утыручылар. Ярдәм федераль үзәктән киләчәк. Билгеле булганча, ил Премьер-министры Дмитрий Медведев хезмәт өчен түләүнең иң түбән күрсәткечен яшәү минимумына кадәр күтәрү турында закон проекты әзерләргә кушты. Быелның 1 июленнән хезмәт өчен түләүнең иң түбән күрсәткечен 7 мең 800гә кадәр күтәрү каралган. Чагыштыру өчен, узган ел ахырында илдә эшчеләрнең яшәү минимумы бер кешегә 10 мең 466 сум тәшкил иткән. Сабыр итәсе генә кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев